Яңалыклар

Тинчуринлылар Апас районында кунакта

2 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Апас районы Мәдәният йортында “Беренче мәхәббәт” спектаклен тәкъдим итте. Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәсип улы Мингазиев барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиеваны якташлары якынлашып килүче күркәм юбилее белән котладылар. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул…

Ноябрь аена афиша!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яраткан тамашачыларына үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә! Тинчурин театры ишекләре яраткан тамашачылары өчен һәрвакыт ачык! Рәхим итегез!!! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/

Тинчурин театрында Өлкәннәр көне гөрләп үтте

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә Татар дәүләт драма һәм комедия театры әле моңарчы беркайда да булмаган “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Килгән кунакларыбыз канәгать, ә инде килми һәм күрми калган тамашачыларыбызны 4 октябрь 18:00 сәгатьтә театрыбызда көтеп калабыз!!! “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе күңелле тамашаның матур дәвамы…

Хөрмәтле өлкәннәребез! Тинчурин театры ветераннары!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Сез – безнең таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрне яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез. Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын! Иң…

“Могҗиза” яңа сезонга әзер

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар…

Котлыйбыз!!!

Бүген, 30 нчы сентябрь, Татарстанның атказанган артисты ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС МӨХӘММӘТНУР улының туган көне!!! Хөрмәтле Харис Мөхәммәтнурович, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

1 октябрь Тинчурин театрында көтеп калабыз!!!

1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 18:00 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк. Бәйрәм кичендә өлкән буын тамашачыларыбызны гомернең иң матур чоры – яшьлеккә алып кайтачакбыз. Ретро җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле фотозона һ.б. сюрпризлар – барысы…

Зөфәр Харисов “Татарлар” тапшыруында кунакта (“Татарлар” тапшыруы, 20.10.19)

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов “Татарлар” тапшыруында кунакта. “Татарлар” тапшыруы, 20.10.2019

“Хыялый” спектакле премьерасына 1 ай вакыт калды!!!

Режиссер – Илшат Мөхетдинов Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, алар әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килү белән, бу парның көнитешләре бөтенләй үзгәрә. Өстәвенә, яшь авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт…

Тинчурин театры сәхнәсендә А.С. Грибоедов исемендәге Тбилиси дәүләт академия рус драма театры гастрольләре узачак

18-19 октябрьдә Тинчурин театры сәхнәсендә А.С. Грибоедов исемендәге Тбилиси дәүләт академия рус драма театры гастрольләре узачак. 18 октябрь – “Холстомер” (Л.Н. Толстой повесте мотивларына нигезләнгән трагик тәүбә) 19 октябрь – “Шинель” (Н.В. Гоголь, 1 пәрдәлек феерия) Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/