90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуриннар укучылар һәм студентлар арасында театр айлыгы башлады

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында театр айлыгы башлап җибәрде. Ай дәвамында укучылар һәм студентларга Пушкин картасы белән “Без – кырык беренче ел балалары”, “Асылкош” спектакле күрсәтеләчәк.

Айлык кысаларында Тинчурин театры районнарга сәфәргә дә чыгачак. Шулай ук театрга экскурсияләр оештырылачак.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, театр спектакльләр аша Татарстан укучылары, студентлары арасында туган телгә, әдәбияткә, мәдәнияткә ихтирам тәрбияләү миссиясен дәвам иттерә.

“Безнең төп максат – Тинчурин театры спектакльләрен Татарстанның төрле якларындагы мәктәп укучыларына, төрле шәһәр һәм районнардагы уку йортларындагы студентларга күрсәтү. Яшьләр спектакль белән тел, әдәбият, тарих белән таныша. Бу яктан дәүләт, Пушкин картасын гамәлгә куеп, укучыларга һәм студентларга мәдәният белән танышу өчен зур мөмкинлек тудырды. Моны дөрес итеп файдалана гына белергә кирәк. Айлык дәвамында мәктәп укучыларын һәм студентларын театрга чакырып калабыз” -, дип сөйләде Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчуриннар игълан иткән айлык вакытында театрда балалар көне дщ оештырылачак. 27 март – театр көнендә Тинчуринда Туфан Имаметдинов куйган “Асылкош” спектаклен көндез һәм кич карап булачак. Спектакль алдыннан танылган дизайнер Наҗия Галимова тамашачыларга мастер-класс-уздырачак.

Тинчурин театры матбугат үзәге