Яңалыклар

Котлыйбыз!!!

Бүген, 13 нче гыйнварда, Татарстанның атказанган артисткасы ЗАРИПОВА ЗӨЛФИЯ ӘХТӘМ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Зөлфия Әхтәмовна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

“Кәрим Тинчурин театры” командасы 3 урынга лаек булды

12 нче гыйнвар “Ак Барс” Көрәш сараенда Татар иҗат командалары арасында IV дусларча мини-футбол турниры булып узды. “Кәрим Тинчурин театры” командасы 3 нче урынга, ә Зөлфәт Закиров “Иң якшы сакчы” исеменә лаек булды һәм истәлекле статуэтка белән бүләкләнде.

Бер һәлакәт – мең бәла (Автор – Рәфидә Галимҗанова, Чыганак – “Идел-Идель”)

Бүген «Син биш миллион оттың!» – дисәләр, кеше нишләр иде икән? Билгеле ки, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, күңелендә йөрткән хыялларын чынга ашырыр иде. Әгәр ул акчалар урланган булса? Нәкъ менә шул сорауга җавапны тамашачы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган спектакльдә тапты. Зөлфәт Хәкимнең әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Һәлакәткә бер адым» премьерасы берничә проблема…

Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Харис Хөснетдинов солдатлар белән очрашуда

7 нче гыйнвар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артистлары – Гөлназ Нәүмәтова һәм Харис Хөснетдинов Казан шәһәрендә урнашкан “№64424 нче Хәрби бүлек” тә хезмәт итүче солдатлар белән очрашуда булды. Бәйрәм ялларында оештырылган кызыклы очрашуда артистларыбыз солдатларга мастер-класс үткәрде. Гөлназ ханым сәхнә теле буенча һәрдаим кирәкле, актуаль киңәшләре белән уртаклашты. Яңа…

Котлыйбыз!

Бүген, 3 гыйнварда, Татарстанның халык артисткасы ӘСФӘНДЬЯРОВА ҖӘМИЛӘ ЕФИМ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Җәмилә ханым, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, киләчәктә дә театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Миләүшә Нәҗмиева – Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты иясе!!!

Бу көннәрдә иң алдынгы мәдәният, сәнгать һәм кинемотография хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан булдырылган грантларның җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр исемлегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Тәлгатовна да бар!!! Миләүшә Тәлгатовна “Терәк һәм таяныч” номинациясендә җиңү яулады. Мөхтәрәм артисткабызны чын күңелдән котлыйбыз!!! Уңышлар, яңа җиңүләр телибез!!!

Тинчурин театры беренче тапкыр Зөлфәт Хәким әсәрен сәхнәләштерде (Автор – Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак – «Татар-информ»)

Тинчурин театры яңа сезонда өченче премьерасын чыгарды. Кичә һәм бүген театрда премьера — Зөлфәт Хәкимнең яңа пьесасы буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакле. Спектакльнең режиссеры — Лилия Әхмәтова. Рәссам — Сергей Скоморохов. Композитор — Риф Әхмәтов. Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов. Зөлфәт Хәким «Һәлакәткә бер адым» пьесасының жанрын «булган хәл» дип билгеләгән. Бу аның Тинчурин театрында куелган беренче эше. «Мин…

Акча! Акча? Акча… (Автор – Раушания Хөснетдинова, Чыганак – “Мәгариф-уку”)

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакленең премьерасы булды. Бу инде театрның быелгы 86 нчы сезонында куелучы дүртенче премьера. Спектакль аншлаг белән узды. Партер гына түгел, балконның һәр ярусы да тамашачы белән тулы иде. Спектакльне сәхнәгә режиссер Лилия Әхмәтова куйды. Рәссамы – Сергей Скоморохов, Россиянең…

Өч аршын җир җитәме? (Автор – Алинә Минневәлиева, Чыганак – “Ялкын”)

Безнең барыбызга да: байлыкта яшәүчегә дә, тормышта очын-очка ялгап гомер итәүчегә дә, гомере белән хушлашкач, өч аршын җир җитә. Һәм бу җир куенының туган якта булуы аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы тормыш ситуациясе Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры спектаклендә ачык чагыла да инде. Спектакль башында ук…

Февраль аена афиша

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Кичләрегезне алдан планлаштырып куегыз! Тинчурин театрына килеп, җаныгызга рухи сихәт, ял алып китегез! Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru