Яңалыклар

Котлыйбыз!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей мөдире Чабатова Розалия Вәлиәхмәт кызы мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!!!

Тинчурин театрының Уфа каласына гастрольләре!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 3 елга сузылган тәнәфестән соң кабат Уфа каласында яшәүче яраткан тамашачыларына үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк!!! 25 октябрь – “Син бит минем бергенәм” (Премьера) 26 октябрь – “Алай түгел, болай ул” (Премьера) 27 октябрь – “Гомер буе сине көтәм” (Премьера) БИЛЕТЛАРНЫ 8 (347) 273-78-89 НОМЕРЫНА ШАЛТЫРАТЫП…

“Башмагым JAZZ” премьерасы: байлыкка сатылган мәхәббәт” (Автор – Рәфидә Галимҗанова, “Шәһри Казан”)

Башмакларга сатылган мәхәббәт яки мәхәббәт байлыктан өстенме? «Башмагым-jazz» спектаклен караганда шул сорауга җавап эзләп утырдым. Премьераны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тәкъдим итте. Комедиянең мюзикл жанрында һәм джазлаштырылган булуы да тамашачыда кызыксыну уятты. Тамаша залы театр сөючеләр белән шыгрым тулы иде. «Башмагым» Бөек Ватан сугышы елларында Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзи…

Яраткан тамашачыларыбыз игътибарына!!!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!!! Тинчурин театрында сезнең кичегезне матур һәм күңелле үткәрү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: Спектакльләребезгә билетларны кассадан 8 (843) 238-56-17 , онлайн  http://tickets.tinchurinteatr.ru/ алырга мөмкин; Спектакльләрне рус теленә синхрон тәрҗемә итү каралган; Театрыбыз тарихына, күренекле шәхесләренә багышланган матур күргәзмә залы эшли; Театрыбыз кафесы ишекләре тамашачыларыбыз өчен һәрчак ачык; Намаз уку өчен аерым бүлмә каралган;  Нәни кунакларыбыз өчен…

Сабантуй мизгелләре

Елга бер генә килә торган Театраль Сабантуйның күңелле мизгелләрен һәрчак озакка сузасы, яңартып торасы һәм, әлбәттә, сезнең белән дә уртаклашасы килә, дуслар!!!

Тинчуринлылар Кабан күле буенда спектакль күрсәтте

Кичә, 24 нче август, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Кабан күле буенда, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уңаеннан, Казан халкына һәм килгән кунакларга “Али баба һәм өч карак” спектаклен тәкъдим итте. Кояшлы көн һәм күңелле спектакль тамашачыларыбызның ял көннәрен тагын да ямьләндереп җибәргәндер дигән теләктә калабыз.

Тинчуринлылар Аксубай районында кунакта

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Аксубай районы Мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Алай түгел, болай ул” спектаклен тәкъдим итте. Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Камал улы Гилманов барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Аксубай халкына без дә, үз чиратыбызда, зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Театраль Сабантуй батыры: “Быелгы Сабантуйда беренчелеккә чыгармын дип һич тә уйламаган идем” (автор – Фәнил Нигъмәтҗанов, чыганак – “Шәһри Казан”)

Гадәттә, июнь аенда уза торган театраль Сабантуйны, без – теләчелеләргә, августта уздырырга насыйп булды. Моның җитди сәбәбе дә бар: театраль Сабантуйны ачу тантанасында быел 22-27 август көннәрендә Казанда Worldskills стандартлары буен­ча үткәреләчәк дөнья чемпионатының флагы тәкъдим ителде. Чемпионатның әләмен театраль Сабантуй мәйданына бизәлгән җигүле атта, быел май аенда Казанда Эшче һөнәрләре буенча үткәрелгән Worldskills Russa…

Котлыйбыз!!!

Бүген, 22 августта, Татарстанның атказанган артисты ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Алмаз Гыйлванович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Театраль Сабантуй турында видеорепортаж (“Яңалыклар” тапшыруы, 19.08.19)

Театраль Сабантуйның күңелле һәм матур мизгелләре!!! «Яңалыклар» тапшыруы (19.08.19)