90 СЕЗОН

Яңалыклар

К. Тинчурин театры Балтачта “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте

Тинчурин театрының «Син бит минем бергенәм» спектаклен Балтачта күрсәтү “Пушкин картасы” проекты кысаларында узды.

Яшьләрдә мәдәният белән кызыксыну, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт уятуда актив ярдәм итәчәк әлеге проект шартларында 2 февраль Балтач районында “Син бит минем бергенәм” тамашасы зур уңыш белән узды. Елый-елый спектакль караган студентлар артистларны алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торды.

 “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы саф, якты, иң тәүге мәхәббәтнең көче турында. Әлеге мәхәббәт Айнурны үлем кочагыннан коткара. Аны сөйгән Алинәнең дә хисе сүрелми, Айнур исеме аның күңел түрендә. Ләкин язмыш аларны шактый сыный. Алинә белән Айнур югалтуларга тап булып, соңлап кына очрашалар. Тик үткәндә калган ярату өчен күпме көч һәм сабырлык белән ирешелгән бүгенгене җимерергәме?! Ике күзе дә дөм сукыр Айнур Алинәгә “тормыш упкынына” бергә сикерергә кулын сузармы?!

Бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның язмышларына фаҗига булып кергән сугыш йөрәкне тетрәндерә. Чөнки ул – безнең ил фаҗигасы: бабалары үлә Германда, аталары – Бөек Ватан сугышында, абыйлары – Әфганстанда, газиз уллары, сөйгән ярлары һәлак була Чечняда…

Билгеләп узыйк, “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру өчен Тинчурин театры һәр атна Казан һәм Татарстан районнарындагы уку йортларында спектакльләр күрсәтә.

Узган елның 1 нче сентябреннән яшьләр арасында Россия күләм мәдәни чараларны популярлаштыру максатыннан тормышка ашырылган “Пушкин картасы” Бөтенроссия мәдәни программасы старт алды. 5000 сумлык бу уникаль картаны “Госуслуги. Мәдәният” мобиль кушымтасы яки “Почта банк” аша 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

К. Тинчурин театры Балтачта “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте
К. Тинчурин театры Балтачта “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте