Яңалыклар

Котлыйбыз!!!

Бүген, 30 июньдә, Татарстанның халык артисты ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК кызының туган көне!!! Хөрмәтле Зөләйха Рафыйковна, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

“Башмагым JAZZ” премьерасы” (автор – Раушания Хөснетдинова, 28.06.19)

Уйламаганда-көтмәгәндә Тинчурин театрында премьера – “Башмагым JAZZ” спектакле карарга насыйп булды. Исеменнән үк күренгәнчә татарның беренче музыкаль комедиясе Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Рәшид Заһидуллин куелышында яңа, заманча төсмер алган. Зал шыгрым тулы тамашачы булып, аларның күбесе әлеге әсәрнең Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле…

Котлыйбыз!!!

Бүген, 28 июньдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ЗИННӘТУЛЛИН БУЛАТ ИЛФАТ улының туган көне!!! Хөрмәтле Булат Илфатович, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

“Башмагым JAZZ” мюзиклы премьерасы (Фоторепортаж) (“Татар-информ”, фотограф – Рамил Гали, 27.06.19)

                   

Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән хушлаштылар (“Татар-информ”, автор – Алинә Айдарова, 27.06.19)

Соңгы юлга озату чарасында артистканың коллегалары — Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары катнашты. Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды. Һаҗәр Шәкүрова кичә 79 яшендә вафат булды. Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1964 елда эшли башлый. Ул елларда әлеге театр Республика күчмә театры була. «Җор…

Татарстанның халык артисткасы Һаҗәр Шәкүрова вафат

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бүген, 26 нчы июньдә, 79 яшендә Татарстанның халык артисткасы ШӘКҮРОВА ҺАҖӘР ЗАКИР кызы озак авырудан соң арабыздан китеп барды… Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 27 нче июньдә,  Тукай урамында урнашкан 9 нчы йорт, 13 нче квартирада сәгать 10:00 була. Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнәчәк. Һаҗәр Шәкүрова…

Зөлфия Вәлиева: Ничә еллар пыскып торган иҗат учагым кабат кабынды (“Интертат”, автор – Алинә Айдарова, 21.06.19)

Укучым, тормышның тискәре якларын күрмәсәң, яшәве җиңелрәк. Тормышны, язмышны катлауландырмыйча, бар булганнан кәнәгать булып яшәргә тырышырга кирәк. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия апа бу хакыйкәтне аңлар өчен билгеле бер тормыш юлын үткән, психолог белгечлеген үзләштергән. Безнең әңгәмәбез барышында Зөлфия апа миңа бу сүзләрнең дөреслеген аңлата алды, сез дә, интервьюны…

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин каберенә таш куйдылар (“Татар-информ”, автор – Айгөл Шәйхлисламова, 21.06.19)

Артист кабере янына Тинчурин театры артистлары, туганнары, дуслары җыелды. Бүген Самосырово бистәсе янындагы мөселман зиратында күмелгән Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин каберенә таш куйдылар. Артистны искә алырга туганнары, бердәнбер улы, сәхнәдә бергә иҗат иткән дуслары җыелды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты. Кабер ташын Әнәс Галиуллинның улы Айвар Галиуллин ясаткан. Мәрхүмнең абыйсының улы Рәис Галиуллин аңа…

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин каберенә таш куелды

Бүген, 21 нче июнь, Самосырово бистәсендәге “Әл-Мәрҗани” мәчете карамагындагы мөселман зиратында Татарстанның халык артисты Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин каберенә таш куелды. Әлеге тантаналы чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы һәм Әнәс аганың туганнары катнашты. Чара, Раил Мөхетдинов тарафыннан, Әнәс аганың рухына Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Татарстанның халык артисты Нуретдин…

Гөлназ Нәүмәтова “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында кунакта (19.06.19)

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова «Хәерле көн, Татарстан!» тапшыруында кунакта. («Хәерле көн, Татарстан!» 19.06.19).