Яңалыклар

Котлыйбыз!!!

Дуслар, бездә сөенечле хәбәр! ТР Президенты указы нигезендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хөрмәтле хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, яңа иҗади үрләр телибез!

Котлыйбыз!!!

Бүген, 15 апрельдә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — театрыбызның реквизит бүлеге мөдире ВӘЛИТОВ ГАБДЕЛСАМАТ ӘГЪЛИ улының туган көне!!! Хөрмәтле Габделсамат Әгълиевич, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, илһамланып, театрдан озак еллар аерылмый яшәвегезне телибез!

“Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты” укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта

11 нче апрель, мәктәп укучыларына театрыбыз буйлап сәяхәт оештырылды. Таныштыру күргәзмәләр залында башланды. Алинә Фәттахова театрның бай һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. Реквизит бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитов реквизитлар белән таныштырып узды, ә бутафор бүлеге мөдире Вәлеева Әлфия аларның ничек ясалулары турында сөйләде. Костюмнар бүлеге мөдире Выборнова Юлия спектакльләр өчен тегелгән костюмнарның…

Игътибар! Афишада үзгәреш!!!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген, 11 нче апрель, билгеләнгән «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле, техник сәбәпләргә бәйле рәвештә, «Күрәсем килгән иде…» спектакле белән алыштырыла. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! Өстәмә мәгълүмат алу өчен касса телефоны: 8 (843) 238-56-17

Тинчурин театры Апас районы тамашачыларына «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте

9 нчы апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Апас районында яшәүче тамашачыларыбызга «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте. Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм әфәнде Мингазиев барлык тамашачылар исеменнән, театр коллективына зур рәхмәтен җиткерде. Киләсе очрашуларга кадәр!!!       

Мәскәү гастрольләре (Фоторепортаж)

3 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына «Син бит минем бергенәм» премьерасын тәкъдим итте. Хөрмәтле Мәскәү тамашачысы, театрыбыз коллективы исеменнән ике көн дәвамында безнең белән булуыгыз, зал тутырып килүегез, алкышларыгыз өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!! Киләсе очрашуларга кадәр!!!    

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү гастрольләрен «Гашыйклар тавы» спектакле белән ачты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү гастрольләрен Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» спектакле белән ачты. Бүген, 3 нче апрель, Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» спектакле күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!!!             

Милләттәшләребез белән очрашу!

2 нче апрель, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы үзенең Мәскәүдәге гастрольләре башланыр алдыннан Татарлар штабында милләттәшләребез белән очрашты. Әлеге җылы очрашуда милләт, тел, мәдәният кебек изге төшенчәләребез турында фикерләр алышынды. Директорыбыз Фәнис әфәнде Мөсәгыйтов исә театрыбызның торышы, яңалыклары белән уртаклашып узды. Милләттәшләребез тарафыннан әлеге күрешүдә яңгыраган матур теләк-фикерләр артистларыбызга хәер-фатиха булып,…

Тинчурин театры Халыкара Театр көнендә тамашачыларын чәй белән сыйлады (“Татар-Информ”, 30.03.19, автор — Зилә Мөбәрәкшина)

Театр буйлап сәяхәт спектакль башланганчы оештырылды. (Казан, 30 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларын чәй белән сыйлады. Театр музее мөдире Розалия Чабатова әлеге чараны Халыкара театр көне уңаеннан оештырылганын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларга экскурсия дә оештырылды. Халыкны керү ягыннан ук полиция…

Тинчурин театры Самара шәһәре тамашачыларына «Эх, алмагачлары!» спектаклен тәкъдим итте

31 нче март К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Самара өлкәсендә яшәүче тамашачыларыбызга «Эх, алмагачлары!» спектаклен тәкъдим итте. «Ак калфак» оешмасы белән җылы очрашу да булып узды. Оешманың рәисе Разия ханым Әюпова барлык тамашачылар исеменнән, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә татар телендә спектакль алып килгәнгә, театр коллективына зур рәхмәтен җиткерде. Киләсе очрашуларга кадәр!!!