Яңалыклар

Ветераннар өчен күрсәтелгән хәйрия спектакленнән видеорепортаж (“Манзара” тапшыруы, 10.05.19)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен күрсәтелгән хәйрия спектакленнән матур мизгелләр. (“Манзара” тапшыруы, 10.05.19)

Тинчурин театры Апас районы Иске Йомралы авылында гастрольдә булды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Апас районы Иске Йомралы авылы халкына «Мәхәббәт баскычы» спектаклен тәкъдим итте. Хөрмәтле тамашачыларыбыз, спектаклебезне яратып кабул итүегез, көчле алкышларыгыз өчен зур рәхмәт!!! Киләсе очрашуларга кадәр!    

Тинчурин театры сәхнәсендә Мари театры гастрольләре узачак

1-2 май, Бөтенроссия театраль марафон кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры гастрольләре узачак.

Тинчурин театрында күңелле яңалыклар!!!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!!! Театрыбызда күптән көтелгән чаралар булып узды: балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» студиясенең ачык дәресе узды. Нәни дусларыбызның бәхетле йөзләрен күрү һәм тырышуыбызның юкка түгеллеген тою киләчәктә дә яңадан-яңа башлангычларга этәргеч ясый.

Тинчурин театрында “ТЕАТР – ALL INCLUSIVE” гала-концерты узды

26 нчы апрель, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне һәм 2019 ел – Театр Елы уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләре Республика фестивале – “Театр – All Inclusive” гала-концерты уздырды. Нәни дусларыбызның чыгышларын Россиянең атказанган, Татарстанның халык…

Тинчурин театрында яңалык

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яраткан тамашачыларының теләкләрен исәпкә алып, нәни кунакларыбыз өчен махсус уен мәйданчыгы ачты. Биредә балалар өчен уенчыклар, буягычлар, китаплар һәм башка матур экспонатлар урнаштырылган. Спектакль барышында балалар уен мәйданчыгында тәрбияче карамагында кала ала.

Тинчуринлылар Ә. Еникигә багышланган очрашуда катнашты

25 апрельдә Муса Җәлил музей-фатирында халык язучысы Әмирхан Еникигә багышланган «Кешеләр һәм язмышлар…» дип исемләнгән очрашу узды. Иҗади очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова һәм музей мөдире Розалия Чабатова катнашты. Әлфия Хәсәнова Әмирхан Еники әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле турында таныштырды, үзе башкарган өлкән…

Тинчуринлылар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген бөек татар классигы Габдулла Тукайның тууына 133 ел. Шул уңайдан иртән Казанның Г.Тукай исемендәге скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздырылды. Чарада тинчуринлылар да катнашты. Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясе була. Туган тел көнен татар театрында татарча спектакль…

Тинчурин театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры гастрольләре

1-2 май көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры гастрольләре. Рәхим итегез!!!

Тинчурин театрында ачык дәрес узды

25 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” студиясенең ачык дәресе узды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин җитәкчелегендә балалар, Г.Тукай туган көне уңаеннан, бөек шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр, төрле уен-күнегүләр ясадылар, “Туган тел” җырын җырлап килгән кунакларны, әти-әниләрне куандырдылар….