Яңалыклар

Театр Көне уңаеннан уздырылган чарадан видеорепортаж
Тинчурин театрында Халыкара театр көне уңаеннан күңелле чара узды

29 нчы март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара Театр көне уңаеннан күңелле чара узды. Ишектән керүгә полицейский формасында Ирек Хафизов, яшь артисткалар – Айсылу Мөсәлләмова һәм Диләрә Фәттахова ачык йөз, тәмле сүз белән һәрбер килгән тамашачыларыбызны каршы алдылар. Чишенү бүлмәсендә исә Рөстәм Гайзуллин һәм Илнур Байназаров бергә тырышып һәм күңелле итеп…

Бүген Тинчурин театрында “Культурный минимум” акциясе кысаларында һәм Театр Елы уңаеннан “Логос” сөйләм неврологиясе төбәкара үзәге һәм “Сила в детях” хәйрия фондыннан балалар һәм аларның әти-әниләре кунакта булды

28 нче март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Культурный минимум” акциясе кысаларында һәм Театр елы уңаеннан “Логос” Сөйләм неврологиясе төбәкара үзәге һәм “Сила в детях” Хәйрия фондыннан балалар һәм аларның әти-әниләре кунакта булды. Театрыбыз белән танышу күргәзмәләр залында башланды. Алинә Фәттахова театрның бай һәм кызыклы тарихы белән уртаклашты. “Мәхәббәт баскычы” спектаклен исә…

Бәйрәм көнендә Тинчурин театры Казан Федераль университеты мөгаллимнәре, студентларына «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте

Бүген, 27 нче март, Халыкара театр көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең яраткан тамашачылары – Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре, ветеран укытучылары, студентлары өчен бәйрәм бүләге – “Син бит минем бергенәм” спектаклен тәкъдим итте. Шулай ук 2 нче рәт…

Идел буе районы ятимнәр йорты балалары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта

26 нчы март, балаларны театрыбыз хезмәткәрләре сәнгать дөньясының нечкәлекләре белән таныштырды: баш администратор Зөлфия Бәшәрова сәхнә арты серләрен ачты, реквизит бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитов реквизитлар белән таныштырып узды, ә бутафор бүлеге мөдире Вәлеева Әлфия аларның ничек итеп ясалулары турында сөйләде. Костюмнар бүлеге мөдире Выборнова Юлия спектакльләр өчен тегелгән костюмнарның кайда һәм…

«Җырлыйк әле» тапшыруында кунакта (23.03.19)

27 нче март — Халыкара театр көне уңаеннан, Тинчурин театры яраткан тамашачыларына музыкаль бүләк тәкъдим итә.

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!!!

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны халыкка җиткерү бурычы йөкләнгән. Нәкъ менә сез республикабызның мәдәни тормышына якты бизәкләр өстисез, кешеләргә шатлык өләшәсез, яшь буында сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбиялисез! Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм…

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның каберен зыярәт кылу («Манзара» тапшыруы, 19.03.19)

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның якты истәлегенә багышлана… Яраткан артистыбызның каберен зыярәт кылу, матур хатирәләр белән искә алу, мәрхүмнең рухына дога булып барып ирешсен иде. Хәлил ага кебек шәхесләр онытылмый!!! «Манзара» тапшыруы, 19.03.19

Тинчурин театры артистлары Хәлил Мәхмүтов каберенә зыярәт кылды

«Ул театрны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте», — ди Зөфәр Харисов. (Казан, 15 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары озак еллар дәвамында шул театрның артисты булып эшләгән Хәлил Мәхмүтовның каберенә зыярәт кылды. “Ул сәхнәдә тәртипне яратты. Таләпчән иде, ләкин беркайчан да кешегә тавыш күтәрми иде”, — дип…

Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовны искә алдылар

15 март Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовны искә алдылар. Бөтен гомерен татар театры үсешенә багышлаган олуг шәхескә быел 80 яшь тулган булыр иде. Сәхнәдә Хәлил аганың туганнары, хезмәттәшләре, дуслары тарафыннан матур җылы хатирәләр барланды. Новосибирск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гәриев Әмир Гыймадислам улы һәм Тихомирова Рауза…