Яңалыклар

Тинчурин театры нәни дусларын бәйрәм белән котлый

30 нчы май, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Халыкара балаларны яклау көне һәм Театр Елы уңаеннан, “Али баба һәм өч карак” спектакле белән Казан шәһәре яшьләр учреждениесе “Тәртибе кискен үзгәргән һәм яшүсмерләр өчен социаль реабилитация үзәге “Дуслык” та кунакта булды. Нәни дусларыбызга театр коллективы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Үзәктәге балалар спектакльне һәм…

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов оештырган балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү чарасында Зөлфия Бәшәрова катнашты

29 нчы май, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Әлеге чарада театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова да катнашты. Зөлфия ханым Театр Елы уңаеннан балалар өчен оештырылган сәламәтләндерү лагерьлары программасына спектакльләр карауны кертергә тәкъдим итте. Моннан тыш сәламәтлеге чикләнгән балаларны театрга йөртүне оештыру турында да үз…

“Могҗиза” уңышлары белән куандыра

28 нче май К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” студиясенең чираттагы ачык дәресе узды. Әлеге кичә Балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелде һәм, әлбәттә, нәни дусларыбызның чыгышларыннан соң бүләкләү тантанасы да булды. Балаларның зур уңышларга ирешүендә, түгәрәкнең сәнгать җитәкчеләре – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм яшь…

Тинчурин театрында кунакта Владимир шәһәреннән килгән укучылар һәм укытучылар

27 нче май, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Владимир шәһәреннән килгән укучылар һәм укытучылар кунакта булды. Театрыбыз белән танышу күргәзмәләр залында башланды. Алинә Фәттахова театрның бай һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. “Төш” спектаклен исә безнең кадерле кунакларыбыз аеруча яратып кабул иттеләр.   

Котлыйбыз!!!

Бүген, 25 майда, Татарстанның халык артисты ХӘСӘНОВ ИЛГИЗӘР ГАЛИМҖАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Илгизәр Галимҗанович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Котлыйбыз!!!

Бүген, 22 майда, Татарстанның атказанган артисты ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ ГАБДРАХМАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Ренат Габдрахманович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Котлыйбыз!!!

Бүген, 19 майда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ГАЛИЕВА КАМИЛӘ РУСЛАН кызының туган көне!!! Кадерле Камилә Руслановна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа рольләр, киләчәктә дә театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Тинчурин театры сәхнәсендә Б.Кыдыкеева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачылар театры (Бишкәк ш.)

Тинчурин театры сәхнәсендә төрки халыкларының XIV “НӘҮРҮЗ” Халыкара театр фестивале кысаларында Б. Кыдыкеева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачылар театры (Бишкәк ш.) 2 июнь, 12:00 сәгатьтә “ТАШКЫН” спектакле Жанры — трагедия Авторы — Тунҗәр Җуҗәноглу Режиссер, музыкаль бизәлеш — Эльвира Ибраһимова Рәссамы — Юлдаш Нурмәтов Режиссер ярдәмчесе — Гөлмира Ташматова Яшь чикләве — 16+ Көнчыгыш Анатолиядә,…

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 16 майда, Татарстанның атказанган артисты ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ РИФКАТЬ улының туган көне!!! Рөстәм Рифкатович, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, гаилә иминлеге, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Июнь аена афиша!!!

Кадерле тамашачыларыбыз!!! К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезнең игътибарыгызга үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә!!! Сезон ябылырга санаулы вакыт калып бара, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча театрыбызга рәхим итегез. Көтеп калабыз!!! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/