Яңалыклар

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!!!

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны халыкка җиткерү бурычы йөкләнгән. Нәкъ менә сез республикабызның мәдәни тормышына якты бизәкләр өстисез, кешеләргә шатлык өләшәсез, яшь буында сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбиялисез! Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм…

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның каберен зыярәт кылу («Манзара» тапшыруы, 19.03.19)

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның якты истәлегенә багышлана… Яраткан артистыбызның каберен зыярәт кылу, матур хатирәләр белән искә алу, мәрхүмнең рухына дога булып барып ирешсен иде. Хәлил ага кебек шәхесләр онытылмый!!! «Манзара» тапшыруы, 19.03.19

Тинчурин театры артистлары Хәлил Мәхмүтов каберенә зыярәт кылды

«Ул театрны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте», — ди Зөфәр Харисов. (Казан, 15 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары озак еллар дәвамында шул театрның артисты булып эшләгән Хәлил Мәхмүтовның каберенә зыярәт кылды. “Ул сәхнәдә тәртипне яратты. Таләпчән иде, ләкин беркайчан да кешегә тавыш күтәрми иде”, — дип…

Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовны искә алдылар

15 март Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовны искә алдылар. Бөтен гомерен татар театры үсешенә багышлаган олуг шәхескә быел 80 яшь тулган булыр иде. Сәхнәдә Хәлил аганың туганнары, хезмәттәшләре, дуслары тарафыннан матур җылы хатирәләр барланды. Новосибирск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гәриев Әмир Гыймадислам улы һәм Тихомирова Рауза…

Тинчурин театры коллективы Хәлил ага Мәхмүтовның каберен зиярәт кылды

Бүген, 15 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовның каберен зиярәт кылды. Әлеге чарада артистның туганнары, дуслары да катнашты. 10 март Хәлил аганың тууына 80 ел тулган булыр иде. Аның рухына дога кылынды, хатирәләр яңартылды. Исламия ханым, хезмәттәшләре, дуслары – барысы да бертавыштан Хәлил аганы талантлы артист…

Игътибар! Афишада үзгәреш!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген, 13 нче мартка, билгеләнгән «Өзелгән яфраклар» спектакле, техник сәбәпләргә бәйле рәвештә, «Туй алдыннан» спектакле белән алыштырыла. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! Өстәмә мәгълүмат алу өчен касса телефоны: 8 (843) 238-56-17

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ХАЛКЫНА «ТӨШ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кичә, 12 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Питрәч районы халкына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Төш” спектаклен тәкъдим итте. Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Альберт Валерьевич һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазулҗанов Тинчурин театры коллективына Питрәч халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерделәр. Зал тутырып килгән тамашачыларыбыз якташлары Татарстанның атказанган артисткасы…

«ХӘЕРЛЕ КӨН, ТАТАРСТАН!» ТАПШЫРУЫНДА ЗӨФӘР ХАРИСОВ ҺӘМ ӘЛФИЯ ХӘСӘНОВА ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ХӘЛИЛ МӘХМҮТОВ ТУРЫНДА ХАТИРӘЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАШТЫ (11.03.19)

Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовның якты истәлегенә багышлана… «Хәерле көн, Татарстан!» тапшыруында Хәлил аганың хезмәттәшләре Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова артист турында үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. («Хәерле көн, Татарстан!» 11.03.19)  https://youtu.be/60YZudrV9uk

ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!!!

Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Тирә-юньдәгеләрне елмаюыгыз белән сөендереп, бәхет нурында коенып, назга, мәхәббәткә күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез!

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 6 мартта, Татарстанның атказанган артисткасы ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ МӨДӘРРИС кызының туган көне!!! Хөрмәтле Гүзәл Мөдәррис кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!