Яңалыклар

КАЗАНДА КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ IX ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ДРАМАТУРГИЯ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ БАШЛАНДЫ

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестивален ачу тантанасы узды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов үзенең чыгышында барлык килгән кунакларны, катнашучыларны һәм тамашачыларны фестиваль ачылу белән котлап узды. “Бөек әдип –…

“ТАТАР-ИНФОРМ” ДА КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ IX ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ДРАМАТУРГИЯ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 30 нчы октябрь 15.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз! Спикерлар: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры директоры – Рашат Фәесхан улы Фәйзерахманов…

КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ ҮЗЕНЕҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ОЕШТЫРЫЛГАН МӘСКӘҮ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНДӘ ТАМАШАЧЫЛАРГА 3 СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Наилә ханым Акмаева котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Мәскәү тамашачысы белән очрашу безнең өчен зур шатлык» — дип белдерде. Беренче көнне гастрольләр Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» (реж. Р.Гарипова) белән башланып китте. Икенче көнне тамашачылар Илһам Галинең «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын тамаша кылды….

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 17 октябрьдә, Татарстанның атказанган артисткасы НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ ТӘЛГАТЬ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Миләүшә Тәлгатовна, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

НОЯБРЬ АЕНА АФИША!!!

КӨЗГЕ КИЧЛӘРЕГЕЗНЕ АЛДАН УК ПЛАНЛАШТЫРЫГЫЗ. К.ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫСЫНА ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ!!!

ЗӨФӘР ХАРИСОВ — ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХӨКҮМӘТЕ ГРАНТЫ ИЯСЕ

Бу көннәрдә иң алдынгы мәдәният, сәнгать һәм кинемотография хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан булдырылган грантларның җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр исемлегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты — Зөфәр Харисов та бар!!! Зөфәр Назыймович «Опора и авторитет» номинациясендә җиңү яулады. Мөхтәрәм артистыбызны чын күңелдән котлыйбыз!!! Уңышлар, яңа җиңүләр…

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ ТӘСЛИМӘ ФӘЙЗУЛЛИНАНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТТЫЛАР

Бүген, 14 нче октябрь, Татарстанның халык артисткасы Тәслимә ханым Фәйзуллина белән хушлаштылар. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы тамашачылары килгән иде. Матәм чарасында шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да катнашты. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры — Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә:…

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанның атказанган артисты ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА улының туган көне! Хөрмәтле Ирек Галимуллович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез! Хөрмәт белән театр коллективы.

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ ТӘСЛИМӘ ФӘЙЗУЛЛИНА ВАФАТ

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: кичә, 13 нче октябрьдә, 65 яшендә Татарстанның халык артисткасы ФӘЙЗУЛЛИНА ТӘСЛИМӘ ХӘЛӘФ кызы арабыздан вакытсыз китеп барды… Мәрхүмә белән хушлашу бүген, 14 нче октябрьдә Чистай урамында урнашкан 66 нчы йорт, 95 нче квартирада сәгать 14:30 дан 15:00 кадәр була. Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнәчәк. Тәслимә Хәләф…

13 НЧЕ ОКТЯБРЬ КАЗАНДА РОССИЯДӘ УЗАЧАК КИЛӘСЕ — 2019 НЧЫ ЕЛ — ТЕАТР ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ ҮТТЕ

13 нче октябрь сәгать 11:00 дә Г.Камал театры каршындагы мәйданда 2019 нчы елда Россиядә узачак Театр Елына багышланган бәйрәм үтте. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге чарага кушылды. Килгән кунаклар үзләренең яраткан артистлары белән фотога төшеп, спектакльдән өзекләр карап, төрле конкурсларда катнашып, чакыру билеты белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ахырында, көннәрне санап бару…