90 СЕЗОН

Яңалыклар

Халыкара өлкәннәр көне белән!

🎉Халыкара өлкәннәр көне белән!🎉

Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле Тинчурин театры ветераннары!
Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Сез – безнең таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган кадерле кешеләребез. Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!