90 СЕЗОН

Яңалыклар

Мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивале гала-концерт белән тәмамлана

Татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм  режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивалендә барлыгы илебезнең төрле төбәкләреннән 100 дән артык бала катнашты.

2021 нче елның 22 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин театрында фестивальнең йомгаклау кичәсе – гала-концерт булачак. Әлеге иҗат бәйгесе К.Тинчурин исемендәге Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең дәвамы буларак уза.

Биредә укучылар Кәрим Тинчурин әсәрләре һәм милли классик драматургиянең асыл үрнәкләре буенча спектакльләрдән өзекләр, монологлар, җырлар һәм башка иҗади номинацияләрдә көч сынаша. Татар театрлары һәм мәктәпләре арасындагы бәйләнешне ныгытучы, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты ясаучы әлеге проектның координаторы К.Тинчурин театрының музей мөдире Розалия Чабатова.

Быел балаларны милли театр сәнгатенә, драматургиягә, әдәбиятка, музыкага, хореографиягә тарту һәм ана теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылучы бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самар, Киров һәм башка өлкәләрдән мәктәп укучылары актив катнашты.

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Язучылар һәм Рәссамнар берлеге белән берлектә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан үткәрелә.

Җиңүчеләр 22 нче ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрында гала-концертта катнашачак һәм бүләкләнәчәк.