90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Венгрия режиссерының «Ядәч! Исемдә!» спектакле премьерасы була

2 декабрьдә Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» дип исемләнгән трагикомедиясенең премьерасы була.

Спектакль режиссеры — Сәрдәр Таһировский. Ул Казанда туып-үскән һәм егерме еллап Венгриядә яшәгән.

«Спектакль 20 елдан соң Казанга кайткан кешенең шәһәрне ничек күрүе турында. Ул минем генә Казанга кайтуым түгел. Ул 80-90 еллардагы Казанга кайту. Мин үзем турында спектакль куймыйм, гаиләдәге вазгыять аша, глобаль хәлләрне күрсәтергә тырышабыз. Спектакльдәге хәлләрнең 70 проценты реаль, ә 30 проценты — тамашачы фантазиясе, андагы кешеләр дә реаль, исемнәрен генә үзгәрттем», — дип сөйләде ул.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сүзләренчә спектакль әсәре — берничә драматург иҗаты. «Ул кызыклы проект, алар әзер драматургия белән эшләми. Без берничә драматургны чакырдык, алар бу әсәрне репетицияләрдә тудыра. Төп драматург — Сәрдәр үзе, әлбәттә», — ди ул.

Авторлар: Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина. Төп драматург — Сәрдәр үзе.

Спектакльдәге төп роль — Сәрдәрне Фәрхәт Мөхәммәтҗанов уйный. Ул үзенең театрга эшкә урнашканын әйтте. «Сәрдәр белән эшләве кызыклы, ул бик тә болытларда оча торган режиссер, аны аңлар өчен шул болытларга күтәрелергә кирәк. Без аңа татар телен дә өйрәтәбез», — ди ул.

 

«Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова