90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Асылкош» спектакле премьерасы (фоторепортаж, 1 көн)

22 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Асылкош» спектакленең премьерасы узды. Спектакльне театр тәнкыйтьчеләре, журналистлар һәм иң мөһиме тамашачылар югары бәяләде.

Пьеса авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. Спектакльнең режиссеры – Туфан Имаметдинов, костюмнар буенча рәссамы – Алия Гайнуллина, композиторы – Зөлфия Рәүпова, хореографы — Марсель Нуриев, сәхнә сугышлары – Илнур Гарифуллин, сәхнә бизәлеше — Туфан Имаметдинов, хормейстер — Алия Хәмзина, редакция, оркестровка, музыка җитәкчесе һәм дирижер — Ильяс Камал, ут кую буенча рәссамы – Илдар Шакиров.

«Асылкош» спектакле – гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә гашыйк ике бертуган турындагы әкият. Бервакыт алар уку белән мавыгып тылсымлы мәгарә эчендә кала һәм шуннан төрле маҗаралар башлана да инде. Әлеге әкият ни генә булса да биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртә, дуслык һәм мәхәббәт, кыюлык һәм кызыксынучанлык турында сөйли. Анда татар мәдәнияте өчен кыйммәтле бар нәрсәләр – китаплар, тылсымлы кошлар, Аҗдаһа, Шүрәле, Су анасы да бар. Бу һәр кешенең дә, һичшиксез, үз юлын, үз бәхетен табуы турындагы лирик хикәят.

“Асылкош” спектакле К.Тинчурин театрында 24-28 декабрьдә һәм 3-5 гыйнвар көннәрендә уйналачак. Тинчурин театрының яңа спектаклен карарга ашыгыгыз!

Билет алу

tickets.tinchurinteatr.ru