90 СЕЗОН

Яңалыклар

Премьера белән, дуслар!!! (фоторепортаж, 2 день)

22 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Асылкош” спектакле премьерасы зур уңыш белән узды. Спектакльнең режиссеры – Туфан Имаметдинов.
Спектакльдә рольләрне башкаралар: Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Зөлфат Закиров, Рамил Минханов, Гөлчәчәк Хафизова, Илфак Хафизов, Фәрһәд Мөхәммәтҗанов, Илнур Байназаров, Артем Пискунов, Альбина Гашигуллина, Венера Низамова, шулай ук Казан театр училищесы студентлары Әдилә Хәсәнова, Әмир Кулиев, Алмаз Муллаянов.
«Асылкош» – гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә гашыйк ике бертуган турындагы әкият. Бервакыт алар уку белән мавыгып тылсымлы мәгарә эчендә кала һәм шуннан төрле маҗаралар башлана да инде. Әлеге әкият ни генә булса да биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртә, дуслык һәм мәхәббәт, кыюлык һәм кызыксынучанлык турында сөйли. Анда татар мәдәнияте өчен кыйммәтле бар нәрсәләр – китаплар, тылсымлы кошлар, Аҗдаһа, Шүрәле, Су анасы да бар. Бу һәр кешенең дә, һичшиксез, үз юлын, үз бәхетен табуы турындагы лирик хикәят.
Иҗат төркемен һәм тамашачыларыбызны уңышлы ПРЕМЬЕРА белән чын күңелдән котлыйбыз! Спектакльне 25-28 декабрьдә һәм 3-5 гыйнвар көннәрендә карап була.

Билет алу tickets.tinchurinteatr.ru