90 СЕЗОН

Яңалыклар

26 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге театрга республика һәм илкүләм олимпиада, фәнни конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары килде.

Республиканың төрле районнарыннан җыелган алдынгы укучылары «Асылкош» музыкаль әкиятен тамаша кылдылар. Залда Мамадыш, Саба, Теләче, Чистай һәм башка районнардан килгән кунаклар бар иде.

⁃ Без Тинчуринда беренче тапкыр. Монда бик матур зал һәм холл, рәхәт атмосфера. Ә әкият кызыклы һәм яхшылыкка өйрәтә торган. Мөмкинчелек булса, кабат Тинчурин театрына киләбез. Гастрольләр белән үзегез дә килегез! – дигән теләктә калды Чистайдан килгән Арина һәм Эльвина.

Яңа елга кадәр музыкаль әкияткә инде билетлар калмады, ләкин «Асылкош» премьерасын гыйнвар ялларында да күреп булачак.

Сезне Тинчурин театрында көтеп калабыз!