90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Нуретдин Нәҗмиевның юбилеен билгеләп үттеләр

14 нче декабрь, 18:30 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 75 яшь тулу уңаеннан “Гомер буе сине көтәм” бенефис-спектаклен тәкъдим итте. Юбилей кичәсе котлау сүзләре белән башланып китте. Кичәне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов алып барды. Беренче булып ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлап, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

Шулай ук якташлары исеменнән Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм ТР Театр әһелләре берлеге исеменнән Эльмира Фәтхуллина Нуретдин Нәҗмиевка Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Сәхнәгә, шулай ук, туганнары, дуслары, Республикабызның башка театрлары вәкилләре һәм, әлбәттә инде, Тинчурин театрының яраткан коллективы менде. Нуретдин Нәҗмиев – 56 ел гомерен театрга багышлаган шәхес.

Шуның 45 елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үтә. 56 ел эчендә күренекле артистыбыз 100дән артык роль башкарды. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә яраткан тамашачысын сәхнәдә яңадан-яңа рольләре белән сөедерә. Н.Г.Нәҗмиев – киң диапозонлы артист. Ул комедия һәм драма жанрындагы кискен характерлы рольләрне бер тигез оста башкара. Гайнетдин (И.Юзеев “Мәкәрҗәгә барган идек”), Нигъмәт (К.Тинчурин “Американ”), Сатыбал (Н.Гаетбай “Аты барның – дәрте бар”), Ислам (В.Константинов, Б.Рацер “Игълан буенча өйләнү”), Сафа (И.Юзеев “Гашыйклар тавы”), Азат (Л.Вәлиев “Париж егете Әлфәнис”), Бабай (И.Мәхмүтова “Күрәсем килгән иде”), Нуретдин (Ш.Фәрхетдинов “Мәхәббәт баскычы”), Рәхим абый (И.Гали “Гомер буе сине көтәм”) һәм башка рольләре моның ачык мисалы.