90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин театры каршында, Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә, опера лабораториясе эшли башлый

Беренче лаборатория төрки халыкларның борынгы хатын-кыз алиһәсе исеме белән «Умай» дип аталачак. Лабораториянең максаты – татар телендә өч бер пәрдәле камера операсы булдыру. Лабораториянең темалары – татар хатын-кызы һәм мәгариф, хатын-кызның үз өстендә эшләве, хатын-кыз һәм татар язуы реформалары, тарихи җәрәхәтләргә дучар булган хатын-кыз язмышы.

Лабораториядә катнашу өчен хатын-кыз композиторлар, рәссамнар һәм либретто авторларыннан гаризалар кабул ителә. Лабораториянең кураторлары – режиссер Туфан Имаметдинов, культуролог Энҗе Дусаева, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, музыка белгече Анна Сокольская. Әсәрләрне театрның режиссерлар лабораториясендә катнашучылар куячак (кураторы Туфан Имаметдинов).

Премьералар – Тинчурин театры сәхнәсендә апрельнең икенче яртысына планлаштырыла. Лабораториядә катнашучыларга түләнә. Татар һәм рус телләрендәге CV һәм мотивацияләнгән хатларыгызны, портфолиогызны (булса) 24 декабрьгә кадәр tatarsis2021@gmail.com адресына юллагыз. Игътибар: әгәр татар телен белмәсәгез, ләкин тема белән кызыксынсагыз – ул чагында сез сценар планнар төзү эшендә катнаша алсыз. 30 декабрьдә сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителәчәк һәм алга таба эшләү өчен материаллар җибәреләчәк.