Коллектив

ХАРИСОВ ЗӨФӘР НАЗЫЙМ УЛЫ

Туган урыны:

Зөфәр Назыйм улы Харисов 1956 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы, Түбән Табын авылында туа.

Мактаулы исеме:

З.Н. Харисов театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Россия Федерациясенең атказанган артисты" (2017), "Татарстан Республикасының халык артисты" (2004) дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Белеме:

З.Н. Харисов 1978 нче елда Ка­зан дәүләт мә­дә­ни­ят инс­ти­ту­тының Театр режиссурасы факультетын тәмамлый (курс җитәкчесе - профессор Ширияздан Сарымсаков).

Театрда:

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, 1978 нче елда Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 1979-1980 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1981 нче елның 25 нче гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. 2013 нче елда Н.Хисамовның "Йосыф-Зөләйха" спектаклендә Йагъкуб роле өчен "Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә "Тантана" Республика театр премиясенә лаек була. 2018 нче елда ул фидакарь хезмәте өчен "Таяныч һәм авторитет" номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия була.