90 СЕЗОН

array(0) { }
Без барыбыз да кешеләр
2 сәгать 50 минут
Драма
6+

«Тормышның беркайчан да  бүгенгедәй кыйммәтле булганы юк иде әле… аеруча аның хакы бер тиен дә тормаганда»

Европа. Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы еллар. Бөтен кешенең күңелендә шатлык. Ниһаять, сугыш афәтеннән котылган халык, тыныч тормыш урнашуга сөенеп тантана итә. Илнең һәр почмагында яңгыраган җиңү авазлары  астында Германиядә яңа режим урнаша. Хөкүмәтнең күңеленә хуш килмәгән халыклар дошманга әйләнә. Алар түбән сортлы кешеләр рәтенә кертелеп,  эшләреннән куылалар һәм  документлары тартып алынып,   барлык хокукларыннан да мәхрүм ителәләр. Бер телем икмәк сатып алырлык та эшләү хокукы булмаган күпсанлы  качаклар армиясе, полиция күзеннән качып, илдән- илгә  сыеныр җир эзләп йөрергә мәҗбүр булалар…

Ләкин, акылдан язып, таралып  баручы система шартларында да, тормышта үзләренә сөенерлек көч таба алган кешеләр бар.  Бу көч аларга  кайдан килә?  Бу шартларда да асылыңны җуймыйча, ничек КЕШЕ булып калырга?

Спектакльнең премьерасы  2014 елның 22 маенда булды.

Авторы — Эрих Мария Ремарк (Резедә Гарипова инсценировкасы)
Тәрҗемә авторы — Шамил Фәрхетдинов
Режиссеры — Резедә Гарипова
Рәссамы — Сергей Рябинин
Музыкаль бизәлеше — Ксения Мәхәммәтҗанова

Рольләрне башкаралар:

Людвиг Керн — ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ, Идел Кыямов (КТУ студенты)
Рут Голланд — ГАЛИУЛЛИНА ГҮЗӘЛ
Йозеф Штайнер — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Мария Штайнер — ЗАРИПОВА ЗӨЛФИЯ
Түрә — Әнәс Галиуллин
Дитмунд — БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР
Тоткын — Рәмис Кәримов (КТУ студенты)
Күзәтүче, судья — Илфак Хафизов
Даруханә хуҗасы — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС
Аптекачы — ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ
Марилл — Наил Шәйхетдинов
Зигмунд Керн, Карт Керн — ХӘСӘНОВ ИЛГИЗӘР
Ят кеше — ПИСКУНОВ АРТЕМ
Официантка — ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК
Аммерс әфәнде — ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ
Аммерс ханым — МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ
Полицейский — ХАФИЗОВ ИРЕК
Доктор Беер — ХӘСӘНОВА ӘЛФИЯ
Шәфкать туташы — СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ
Штайнбреннер — ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ
Тикшерүче — ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ, Идел Кыямов (КТУ студенты)
Күмәк сәхнәләрдә — КТУ студентлары

Билетлар:

Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр Без барыбыз да кешеләр