«Тормышның беркайчан да бүгенгедәй кыйммәтле булганы юк иде әле… аеруча аның хакы бер тиен дә тормаганда»
Европа. Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы еллар. Бөтен кешенең күңелендә шатлык. Ниһаять, сугыш афәтеннән котылган халык, тыныч тормыш урнашуга сөенеп тантана итә. Илнең һәр почмагында яңгыраган җиңү авазлары астында Германиядә яңа режим урнаша. Хөкүмәтнең күңеленә хуш килмәгән халыклар дошманга әйләнә. Алар түбән сортлы кешеләр рәтенә кертелеп, эшләреннән куылалар һәм документлары тартып алынып, барлык хокукларыннан да мәхрүм ителәләр. Бер телем икмәк сатып алырлык та эшләү хокукы булмаган күпсанлы качаклар армиясе, полиция күзеннән качып, илдән- илгә сыеныр җир эзләп йөрергә мәҗбүр булалар…
Ләкин, акылдан язып, таралып баручы система шартларында да, тормышта үзләренә сөенерлек көч таба алган кешеләр бар. Бу көч аларга кайдан килә? Бу шартларда да асылыңны җуймыйча, ничек КЕШЕ булып калырга?
Спектакльнең премьерасы 2014 елның 22 маенда булды.
Рольләрне башкаралар:
Билетлар: