91 СЕЗОН

Репертуар

Бүген Һәм Һәрвакыт

«Бүген һәм һәрвакыт» дип исемләнгән концерт Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 90 ел тулуга багышлана. Концерт вакытында театр артистлары һәм чакырылган кунаклар төрле елларда Тинчурин театры спектакльләрендә яңгыраган җырларны башкарачаклар.

Бүген Һәм Һәрвакыт
Концерт
Юбилей концерты «К.Тинчурин театры оркестрына – 35 яшь!»

Тинчурин театры оркестры дусларын җыя! 1988 елда Тинчурин театрында «Аршин мал алан» спектакле өчен махсус профессиональ оркестр оештырыла. Шулай итеп, 2023 елда Тинчурин театры оешуга 90 ел тулу уңаеннан, без шулай ук оркестр оешуга 35 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрын композитор, музыкант, дирижер Ильяс Камал…

Юбилей концерты «К.Тинчурин театры оркестрына – 35 яшь!»
Концерт
Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар гаиләсенә багышланган лекторий

Чара барышында күренекле шәхесләр тормышы, аларның тарихы турында кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә узачак. 1910 елда К.Тинчурин беренче татар профессиональ театр труппасына актер итеп кабул ителә. Шул вакыттан ул үзен тулысынча сәхнәгә багышлый, татар театрының идиологларының берсе була. Монда ул төп рольләрне уйный, режиссерлык итә. Бер үк вакытта труппа өчен пьесалар яза. Заһидә Тинчурина «Сәйяр» труппасы…

Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар гаиләсенә багышланган лекторий
Экскурсия
Концерт ANZOR «Бродвей татарча»

Русиянең иң моңлы тавыш иясе берсе Анзор НӘБИУЛЛИН сезне Казандагы беренче сольный концертына чакыра! Анда Бродвей хитлары, дөнья классикасы һәм кабатланмас Совет шлягерлары – татар җырлары һәм романслары яңгыраячак. Анзор – барлык жанрларны да диярлек буйсындырган җырчы! Ул кечкенәдән үк артистлар мохитендә, сәхнә артында үсә, анда аның яраткан әнисе Люция Нәбиуллина Бөтенсоюз һәм хәтта дөньякүләм…

Концерт ANZOR «Бродвей татарча»
Концерт
Йөрәк балкый, йөрәк кабына

18 октябрь, 18 сәгать 30 минутта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиеваның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Миләүшә Тәлгать кызы Нәҗмиева 1964 нче елның 17 нче октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1987 нче елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия…

Йөрәк балкый, йөрәк кабына
Юбилей кичәсе
Алтын кояш нурларында

К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры оркестры, Н. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең опера Студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Әлеге концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында уза. 2нче июнь – мәшһүр татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алу көне, шул уңайдан…

Алтын кояш нурларында
Концерт
Синең хакта…

“Синең хакта…” дип исемләнгән татар халкына багышлау-концерты  танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятенең,  шуның белән бергә бөтен татар халкының 1910 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш-үзгәрешен тасвирлаячак. Тамашачылар Тинчурин театрының яраткан актерлары белән бергә татар җыры һәм музыкасы тарихына чумачаклар. Концертта Тинчурин театры артистлары халкыбызның яраткан җырларын башкарачак. Концерт өчен…

Синең хакта…
Театраль концерт