90 СЕЗОН

array(0) { }
Алтын кояш нурларында
1 сәгать 40 минут
Концерт
6+

К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры оркестры, Н. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең опера Студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Әлеге концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында уза. 2нче июнь – мәшһүр татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алу көне, шул уңайдан концерт программасында Н. Җиһановның операларыннан өзекләр яңгыраячак. Кичәдә Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестрына кушылып яшь һәм инде танылган артистлар катнашачак, алар арасында: Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Айрат Ганиев, Руслан Закиров, күп санлы конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова, Илнур Байназаров, Илгиз Мөхетдинов, Диана Мөхетдинова, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, һ б.

Проект авторы, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал,
Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаппарова.

Билетлар: