90 СЕЗОН

array(0) { }
Юбилей концерты «К.Тинчурин театры оркестрына – 35 яшь!»
2 сәгать 10 минут
Концерт
6+

Тинчурин театры оркестры дусларын җыя!

1988 елда Тинчурин театрында «Аршин мал алан» спектакле өчен махсус профессиональ оркестр оештырыла. Шулай итеп, 2023 елда Тинчурин театры оешуга 90 ел тулу уңаеннан, без шулай ук оркестр оешуга 35 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрын композитор, музыкант, дирижер Ильяс Камал җитәкли.

Бу кичне тамашачылар белән бергә оркестрны юбилее белән котларга аның күптәнге дуслары – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов белән Эльза Исламова, Илшат Вәлиев, Гөлнара Байназарова, Рөстәм Насыйбуллин, Айтуган Вәлиәхмәтов һәм Илнар Фәйзетдинов киләчәк.

Концерт вакытында татар халык көйләре һәм җырлары белән беррәттән татар классик музыкасы җәүһәрләре, чит ил хитлары, шулай ук Ильяс Камал, Рөстәм Абязов, Эльмир Низамов, Артем Пискунов һәм Артур Исламов композицияләре яңгыраячак.

Моннан тыш, тамашачылар театр артистлары – Резедә Төхфәтуллина, Зөфәр Харисов, Ренат Шәмсетдинов, Рамил Минханов, Илнур Байназаров, Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова башкаруында Тинчурин театры спектакльләреннән җырлар да ишетәчәкләр.

Татар театрының формалашу һәм барлыкка килү тарихы музыка аша бәян ителгән әлеге концерт  бер гаиләнең төрле буын вәкилләре өчен дә кызыклы булачак!

Билетлар:

Юбилей концерты «К.Тинчурин театры оркестрына – 35 яшь!»