Яңалыклар

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Әлфия” драмасын тәкъдим итте!

15 нче сентябрь, 16.00 сәгатьтә, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” драмасын тәкъдим итте. Легендар җырчы турындагы спектакль берәүне дә битараф калдырмады. Соңыннан, артистлар һәм танылган театр тәнкытьчеләре белән фикер алышу булды.  

“Исламия Мәхмүтова артист булыр өчен яратылган” (ТНВ: “Татарлар”, 14.09.2021)

“Исламия Мәхмүтова артист булыр өчен яратылган”! (ТНВ: “Татарлар”, 14.09.2021)

Тинчурин театры 88 нче яңа сезонын һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивален башлап җибәрде!

Кадерле тамашачыларыбыз! Бүген, ягъни 15 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин театры 88 нче яңа сезонын һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивален башлап җибәрде. Ачылыш тантанасында театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Фестивальнең уңышлы һәм кызыклы үтүен теләде. Күренекле…

Дмитрий Данилов белән очрашу!

15 нче сентябрь, 14.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, рус язучысы, драматург һәм шагыйрь Дмитрий Данилов белән “Из прозаиков в драматургии: опыт успешного дебюта” дигән темага кызыклы очрашу үтте. Очрашуда театр артистлары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашты. Чараны театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе экспертлар советы әгъзасы…

15 нче сентябрь – Кәрим Тинчурин туган көн!

15 нче сентябрь – бөек драматург, актер һәм режиссер, рухи остазыбыз Кәрим Гали улы Тинчурин туган көн. Быел күренекле әдипнең тууына 134 ел. Шул уңайдан, традиция буенча, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды. Чарада театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры…

Ирек Хафизов “Артмиграция” фестивалендә катнаша!

13-19 нчы сентябрьдә Мәскәүдә РФ Театр әһелләре берлеге оештырган “Артмиграция” – яшь режиссерлар спектакле фестивале була. Биредә махсус программа буенча артистлар өчен тренинглар, Россиянең алдынгы театр эшлеклеләре тарафыннан мастер-класслар да үтә. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та әлеге мәртәбәле фестивальдә катнаша.

Котлыйбыз!

Бүген, 14 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәре ХӘЙРУЛЛИНА МӘЙСӘРӘ САЛИХ кызының туган көне! Хөрмәтле Мәйсәрә Салиховна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Галәм.Әгъләм”!

Хөрмәтле тамашачылар! 19 нчы сентябрь, 17.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Мөдәррис Әгъләм поэзиясе буенча “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Туфан Имаметдинов. Яшь чикләве – 18+ Татар халкы өчен Шагыйрьләр зур хөрмәткә ия. Милли аңыбыз һәм…

Безнекеләр булдыра!

Дуслар! Күптән түгел Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале үтте. Быел Фестивальнең кызыл келәменнән театрыбызның күп кенә артистлары һәм хезмәткәрләре – Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева; М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов; бихисап фильмнарның кастинг директоры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов; “Без – 41 нче ел балалалары” фильмында төшкән Татарстанның халык артистлары…

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 12 нче сентябрьдә, ТАССРның атказанган артисткасы Латыйпова Назлыгөл Котдус кызының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 97 яшь тулган булыр иде… Назлыгөл Латыйпова 1924 нче елның 12 нче сентябрендә Әтнә районы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Театрыбызда 1959-1979 нчы елларда хезмәт куя һәм Галиябану (М.Фәйзи “Галиябану”), Нәсимә (Ш.Камал “Хаҗи әфәнде өйләнә”), Шаһидә (Н.Әсәнбаев “Күктән төшкән…