Новости

«Мин бит попугай түгел!» 4.10.2022
«Мин бит попугай түгел!»

Күренекле артист Наил Шәйхетдиновның оныгы Сөмбел, бабасына охшап, бик бәләкәйдән җор телле була. Өстәвенә үзе өйдә дөбер-шатыр йөгерергә яраткан. Шулай бервакыт төнлә шаулап-гөрләп йөгереп йөргәндә аскы каттан күршеләре менгән. –Сөмбел, акыллым, йөгермә инде, төн бит. Йокларга комачаулыйсың, – дигән күршеләре тыныч кына. Шунда кызчык: – Мин бит попугай түгел, очып йөри алмыйм! – дигән дә…

Читать
Тинчурин театры Түбән Камага килә 4.10.2022
Тинчурин театры Түбән Камага килә

Кәрим Тинчурин театры 13 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә зур гастроль оештыра. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән уздырыла. 13 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Түбән Каманың Халык иҗаты йортында “Кияу урлау” һәм “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә. К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп…

Читать
Тинчурин театры Яр Чаллыга килә 3.10.2022
Тинчурин театры Яр Чаллыга килә

Кәрим Тинчурин театры 11-12 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә зур гастроль оештыра. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән уздырыла. 11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Кияу урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә. К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп…

Читать
Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез! 3.10.2022
Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бина буенча экскурсиягә чакыра. Экспонатларга бай музей, сәхнә арты һәм грим салу бүлмәләре, бутафория остаханәсе, костюмнар сакланучы урынны, репетицияләр залын күрә алачаксыз. Әлеге сәяхәт аеруча мәктәп укучылары өчен кызыклы булачак. «Театр яктылыкка илтә» дип аталган экскурсия вакытында танылган драматург, актер һәм татар театрына нигез салучы шәхесләрнең…

Читать
Өлкән хезмәттәшләребез белән күрешү 1.10.2022
Өлкән хезмәттәшләребез белән күрешү

Бүген Тинчурин театры коллективы яшьләре өлкән буын артистларны һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады. Программа күптөрле иде, җыр-бию, шигырь сөйләү, музыка уен коралларында композицияләр башкару дисеңме… Ләйсән Шакирова, Венера Низамова, Ләйсән Вәлиәхмәтова, Артем Пискунов, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов, Алмаз Ахунов, Ирек Хафизовлар остазларына ихластан изге теләкләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек теләде, чыгышлары белән…

Читать
Өлкәннәр көне уңаеннан концерт 1.10.2022
Өлкәннәр көне уңаеннан концерт

1 октябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, Тинчурин театрында бәйрәм концерты оештырылды. «Сүнгән йолдызлар» спектакленә килгән тамашачылар фойеда Резеда Төхфәтуллина, Рөстәм Минханов, Зөлфия Вәлиева, Илнур Байназаров, Илсур Мортаза, Илназ Гафиятов, виртуоз баянчы Алмаз Ахуновларның чыгышын карады. Әлеге әдәби-музыкаль кичәне Сәкинә Минханова алып барды. Халык чарада катнашучыларны алкышларга күмеп, җырчыларга кушылып җырлады, җилкенеп биеде. Кабат шулай күрешеп, хәлләр…

Читать
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 1.10.2022
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз!

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан барлык әти-әни һәм әби-бабайларга иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Олы тормыш юлында туплаган тәҗрибәгезне,  намуслы хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

Читать
Театрның директоры Санкт-Петербург шәһәрендә сәфәрдә 30.09.2022
Театрның директоры Санкт-Петербург шәһәрендә сәфәрдә

Кәрим Тинчурин  театры директоры,  Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов  Татарстан Республикасының   Санкт-Петербург шәһәре  һәм Ленинград өлкәсенең  Даими вәкиле   Ренат  Вәлиуллин белән  күреште. Очрашуда  мәдәният һәм  cәнгатькә кагылышлы сораулар,  иҗади сәфәрләр оештыру  мәсьәләләре,  Санкт-Петербурта уздырыла торган  театраль  фестивальләр   хакында сөйләштеләр. Тинчурин театры матбугат үзәге

Читать
Тинчурин театрында өлкәннәр көне 30.09.2022
Тинчурин театрында өлкәннәр көне

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар әзерли. 1 октябрьдә  16:00 сәгатьтә театр фойесында күркәм гадәт буенча әдәби-музыкаль кичә үткәрү планлаштырылган. 2 октябрьдә  театрның  музеенда  «Картаямыни соң йөрәк?!» дип аталган концерт булачак. Шулай ук Казанда яшәүче ветеран һәм пенсионерлар өчен хәйрия акциясе кысаларында спектакльләр күрсәтү оештырылачак. 1 октябрьдә буласы…

Читать
КОТЛЫЙБЫЗ! 30.09.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 30 нчы сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бухгалтеры ГАЛЛӘМОВА АЛИЯ МАРАТ кызының туган көне! Хөрмәтле Алия Маратовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать