Яңалыклар

Күңелле һәм файдалы #УЕНФЕСТ мизгелләре!

Дуслар! К.Тинчурин театры артистлары шәһәребез ишегалларында, Татарстанда яшәүче халыкларның традицион уеннарына багышланган «УЕН ФЕСТ» фестивале кысаларында, актив чыгыш ясый. Күптән түгел талантларыбыз – Илфак Хафизов, Альбина Гашигуллина һәм баянчыбыз Алмаз Ахунов кабат балалар белән халкыбызның милли уеннарын уйнады, нәни дусларыбызга балачак бәйрәме ясады.

М.Шкетан исемендәге мари милли драма театры “FOLKS” спектаклен тәкъдим итте!

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале тамашачыларны төрле театрларның заман сулышын тоеп иҗат ителгән спектакльләре белән сөендерүне дәвам итә. 16 нчы сентябрь, 18.30 сәгатьтә, М.Шкетан исемендәге мари милли драма театры, фестиваль кысаларында, Степан Пектеевның “FOLKS” спектаклен тәкъдим итте. Җиде телдә уйналган спектакльне тамашачылар да, театр белгечләре дә уңай бәяләде. Кадерле тамашачыларыбыз! Тематик очрашуларга һәм Фестиваль спектакльләренә…

Кәрим Тинчурин фестивале: видеокөндәлек (2 көн)!

Дуслык һәм иҗат атмосферасы хөкем сөргән Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең икенче көне дә нәтиҗәле үтте.

Владимир Кантор белән очрашу!

16 нчы сентябрь, 13.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театры музеенда быелгы Фестивальнең төп үзенчәлеге булган тематик очрашулар “Петербургский театрал” журналының баш редакторы, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең экспертлар советы әгъзасы, “Идея-клуб” белем бирү проектының кураторы Владимир Кантор белән дәвам итте. “Театральная пресса. Опыт Петербурга” дип исемләнгән темага сөйләшү барышында ул театр сәнгатен басма матбугатта яктырту…

Олжас Жанайдаров белән очрашу!

16 нчы сентябрь, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда, Фестиваль кысаларында, драматург, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе номинанты Олжас Жанайдаров белән “Опыт драматургии: поиск своей темы” дигән темага җанлы очрашу үтте. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов алып барган чарада театр артистлары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашты.  

Сезон һәм Фестиваль ачылышы турында видеорепортаж!

Сезон һәм Фестиваль ачылышы турында видеорепортаж! (“Татарлар” тапшыруы, 16.09.2021)

Тинчурин театры чиксезлеккә юл алды!

Дуслар! 15 нче сентябрьдә Кәрим Тинчурин театры 88 нче яңа сезонын ачты һәм тамашачылар белән бергә мәңгелеккә, чиксезлеккә атлады!

Фәнис Мөсәгыйтов: “Милли драматургиябезне югалтмаска иде” (“Татарстан радиосы”, 11.09.2021)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында зур вакыйга. 15 нче сентябрьдә – күренекле драматург, татар театрына нигез салучыларның берсе – Кәрим Тинчуринның туган көнендә театрда аның исемендәге X Халыкара хәзерге заман милли драматургия театр фестивале башланды. Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга “Татарстан дулкынында” тапшыруында театр директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

“Бүгеннең чын бөек композиторы: ул бүген яши һәм тынлыкны яза”.

«Шәһәр үзәгендә тынлык эзләп, колакчыннар сүтәм каушый-каушый…» — Лилия Низамова исемле яңа буын шагыйренең бер шигыре шулай башлана. Шушы ук уй кичә фестиваль кысаларында Мари театры күрсәткән спектакльдә дә яңгырады: «Бүгеннең чын бөек композиторы: ул бүген яши һәм тынлыкны яза». Һәм без аңлыйбыз аны, без барыбыз да тынлыкка мохтаҗ. «Folks» спектакле — төрле илләрдән лагерьга…

Кәрим Тинчурин фестивале: 1 нче көн!

КӘРИМ ТИНЧУРИН ФЕСТИВАЛЕ: 1 КӨН 15 нче сентябрь – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин туган көндә, театрыбызның 88 нче яңа сезоны һәм бөек әдип исемендәге театр фестивале ачылды. Шул уңайдан, күп чаралар узды. 10.00 – театр коллективы, традиция буенча, Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды, чарада катнашучылар белән бергәләп, аның…