Новости

23.06.2022
Тинчурин театры «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба

«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлек нәтиҗәсе. «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы 30 июньдә булачак. «Умай» лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана….

Читать
23.06.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 23 нче июньдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының дәүләт сатып алулары бүлеге башлыгы ГЫЙМАДИЕВА ЛАНДЫШ РӘКЫЙФ кызының туган көне! Хөрмәтле Ландыш Рәкыйфовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать
22.06.2022
Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде

Алмаз Нургалиев февраль аенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров турында нәфис фильм төшерә башлаган. Анда Әзһәр ага үзе, Тинчурин театрыннан Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина катнаша, Башкортстаннан «Нур» театрыннан Айнур Баянов киләчәк. Калган артистлар исә телевидение аша танылып өлгермәгән әле. Тулы метрлы, бер серияле әлеге фильм киләсе елның февралендә әзер булыр…

Читать
21.06.2022
Тинчурин театрында медицина хезмәткәрләре көне узды

Тинчурин театрында медицина хезмәткәрләре көне узды. Җитәкчелек вәкилләре залга җыелган хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Эпидемиологик яктан авыр шартларда сынатмаулары, Гиппократ антына, үз эшләренә тугры калулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Иң лаеклыларга тантаналы төстә мактау грамотлары тапшырдылар. Табиблар артистлардан торган квартет башкаруында «Ак чәчәкләр» җырын тыңлап, соңрак «Гомер буе сине көтәм» спектаклен тамаша кылды. Тинчурин…

Читать
20.06.2022
Игътибар! Вакансия!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Энергетика цехы җитәкчесе вазыйфасына эшкә чакыра. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 264 35 18 Рәхим итегез!

Читать
20.06.2022
XIV Театраль Сабантуй йомгаклары

18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуе уздырылды. Бәйрәмдә 10 театр коллективы һәм танылган сәнгать әһелләре катнашты. Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры оештырды. Шулай Казан шәһәр Думасы депутаты, ООО “Альвар» оешмасы директоры…

Читать
20.06.2022
Тинчурин театры Театраль Сабантуйда җиңү яулады һәм автомобильгә ия булды

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры театраль сабантуйның җиңүчесе булды. Нәтиҗәдә театрга Татарстан Республикасы Президентыннан Лада Веста җиңел автомобиле тапшырылды. Быел машина беренче тапкыр театрга бирелде. Нәтиҗәләр унөч ярыш буенча баллар ярдәмендә ясалды. Шулай итеп, беренче урынны Тинчурин театры яулады, икенче урынны Кариев белән Минзәлә театрлары бүлеште, өченче урынны Камал театры алды. Тинчурин…

Читать
17.06.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 17 нче июньдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының инженер-энергетигы ТАҺИРОВ АЙЗАТ МАРАТ улының туган көне! Хөрмәтле Айзат Маратович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать
17.06.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 17 нче июньдә, Татарстанның халык артисткасы ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ кызының туган көне! Хөрмәтле Зөлфия Наилевна, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
16.06.2022
Тинчурин театрында Туфан Миңнуллинны искә алдылар

«Төш» спектакле – драматург Туфан Миңнуллинның үзе исән чагында сәхнә күргән иң соңгы әсәре. 15 июньдә Кәрим Тинчурин театрында әлеге спектакльнең 10 еллыгын билгеләп уздылар.  Зал тутырып килгән барлык тамашачылар тарихи, тантаналы вакыйганың шаһите булдылар. «Төш»нең 10 еллыгы хөрмәтенә театр музеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова тарафыннан Т.Миңнуллинга багышланган күргәзмә  оештырылган иде. Фойеда Тинчурин театры…

Читать