Новости

15.06.2022
Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак

Театрлар Сабантуенда быел машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак. Театраль Сабантуй уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар ачыклык керткәнчә, быел Сабантуйның иң зур бүләге батыр калган артистка бирелми, театр мөлкәте булачак. «Көрәшчеләр өч авырлыкта көрәшәчәк. Абсолют батырга да көрәш булачак. Батырга тәкә биреләчәк», – диде оештыру комитеты җитәкчесе, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов….

Читать
15.06.2022
Тинчурин театры “Тукай эзләреннән” квестын башлый

«Тукай эзләреннән» квесты Тинчурин театрының режиссеры Камил Гатауллин тарафыннан 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен әзерләнгән проект. Әлеге иҗади уен вакытында балалар танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Шүрәле, Батыр чыгышы ярдәмендә Тинчурин театры белән танышалар. Шулай ук музейда, бутафория цехында, өс киемен салу урынында, портретлар залында булалар һәм «Күңелле стартлар» һәм «Еракка…

Читать
14.06.2022
Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллинны искә алалар

15 июньдә Кәрим Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллиның “Төш” спектакленең 10 еллыгы билгеләп үтелә. “Төш” спектакле – Т.Миңнуллинның исән чагында сәхнә күргән иң соңгы әсәре. “Төш”нең 10 еллыгы хөрмәтенә театр музеенда Т.Миңнуллинга багышланган күргәзмә эшлиячәк, фойеда Тинчурин театры актерлары Т.Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны башкарачак. Моннан тыш дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры камера оркестры уйнап…

Читать
13.06.2022
Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды

Май ахырында Лаеш районы Столбище авылында яңа мәдәният йорты ачылуы хакында хәбәр иткән идек. 9 июньдә анда күптән көтелгән вакыйга – тәүге тамаша булды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары биредә «Беренче театр» спектаклен яңача куелышта тәкъдим итте. Сәхнә әсәре тамашачыларның күңеленә хуш килде, рәхәтләнеп көлеп утырдылар, алкышларга күмделәр. Столбище авылының мәдәният…

Читать
13.06.2022
Бүген педагог, актриса, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның тууына 125 ел тулды

Шул уңайдан, Тинчурин театры артистлары аның каберен зиярат кылды. Заһидә Тинчурина 1897 елның 13 июнендә Казанда дәүләт киңәшчесе, укытучы, асылзат Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән. Әнисе Хәдичә морза Алкиннар нәселеннән, Казанның баш полицмейстеры, нәселдән күчүче асылзат Шаһиәхмәт Алкин кызы. Гаилә Казанда хәзерге М. Җәлил урамы һәм Профсоюзлар урамы чатындагы үз йортларында яшәгән….

Читать
9.06.2022
«Могжиза» театр студиясе 4 нче сезонын япты

Тинчурин театры каршында эшләп килүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Могҗиза» театр студиясе “Миһербанлык” спектакле белән үзенең дүртенче сезонын япты. Әлеге чарада студия педагоглары, ата-аналар һәм туганнар, шулай ук студиягә йөрүче яшь актерларның тугры тамашачылары җыелды. “Михербанлык” дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңәргә, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләргә һәм хыялларны тормышка ашыру хакында, дип сөйләде “Могҗиза” студиясе…

Читать
9.06.2022
Тинчурин театрында “Эссе җәй” акциясе

Быелгы җәй кояшы белән үсендермәсә дә, җәй барыбер җәй инде! Шуңа да Тинчурин театрында “Эссе җәй” акциясе! К.Тинчурин театрында 9 нчы июньнән 16 нчы июньгә кадәр булган барлык спектакльләргә 50% скидка. Димәк, һәрбер билетны ярты бәясенә алып була. Рәхим итегез, көтеп калабыз.

Читать
8.06.2022
Тинчурин театры «Өзелгән яфраклар» спектакле белән саубуллаша

9 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә, тинчуринлылар «Өзелгән яфраклар» спектаклен соңгы тапкыр уйнаячак. Гөлчәчәк Хафизова белән Резедә Сәләхова төп рольне башкарган әлеге спектакльнең премьерасы 2014 елның 25 июнендә булган иде. Режиссер Резедә Гарипова тарафыннан Тинчурин театры сәхнәсендә куелган Рәмзия Габделхакованың бу әсәре мәхәббәт һәм өмет турында. Спектакльдә театрыбыз йолдызлары: Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Зөлфия Вәлиева, Ирек…

Читать
7.06.2022
Тинчурин театры “Үлгәннәрнең каберен бел” акциясен оештырды

Июнь ае башында Тинчурин театры коллективы Казандагы зиратларга барып, бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен искә алды. Яңа Татар бистәсе зиратында Тинчурин театрында озак еллар  режиссер булып эшләгән, танылган династия вәкилләре  Кәшифә Тумашева, Равил Тумашева,  Диләрә Тумашеваларның җәсәде  күмелгән. Шулай ук ирле-хатынлы Люция һәм Фердинанд Фарсиннар,  Сания Исмәгыйлева, Бибинур Галиуллина, Оркыя Кушловская, Зәйнәп Камалова, Мәрьям Рәхмәтуллиналар шушы зиратта…

Читать
6.06.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 6 нчы июньдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры видеографы АБЫЗОВ ЧЫҢГЫЗ МАРАТ улының туган көне!!! Хөрмәтле Чыңгыз Маратович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать