Новости

26.05.2022
Тинчурин театрында драматурглар өчен “Соф(т) татарча” лабораториясе ачыла

Кәрим Тинчурин театры Габдулла Тукайның әдәби музее белән берлектә драматурглар өчен “Соф(т) татарча” театр лабораториясен башлап җибәрә. Лабораториянең максаты – татарча сөйләшүче робот катнашкан пьеса иҗат итү. Лаборатория барышында драматурглар Тукай музеенда экскурсияләр алып баручы Апуш исемле робот белән танышачак һәм шушы робот катнашкан пьеса язачаклар. Лабораториянең темасы – өлкән буын татар кешеләренең цифрлы техника…

Читать
25.05.2022
«Адымнар» мәктәбе укучылары “Пушкин картасы” белән спектакль карады

Тинчурин театрында «Адымнар» мәктәбе көне узды һәм 300 укучы, укытучы Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен карады. Театрга сәфәр “Пушкин картасы” кысаларында узды. Яшь тамашачылар спектакльне зур кызыксыну белән карады, чөнки әлеге классик әсәр һәрбер буын вәкиленә кызыклы. Укучылар сүзләренчә, аларга “Беренче театр”ның яңача куелышы, тамашага җырлар, биюләр кертелү ошаган. Укытучылар исә мәктәп программасында булган әсәрләрне сәхнәгә…

Читать
25.05.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 25 нче майда, Татарстанның халык артисты ХӘСӘНОВ ИЛГИЗӘР ГАЛИМҖАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Илгизәр Галимҗанович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
24.05.2022
Тинчурин театры Зәйгә җыена

Кәрим Тинчурин театры 26 май көнне Зәй шәһәрендә гастрольдә була. Театр сөючеләр тинчуриннарның “Гомер буе сине көтәм” спектаклен карый алачак.
Зәй төбәге Казаннан шактый еракта урнашкан. Шунлыктан К.Тинчурин театры ул якларга еш бара алмый, әмма, ниһаять вакыт табылды һәм Тинчурин театры “Гомер буе сине көтәм” спектакле белән Зәй ягында булачак, дип уртаклашты театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

Читать
24.05.2022
Тинчурин театры балалар бәйрәме әзерли

Кәрим Тинчурин театры 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә – ике бәйрәм оештыра. Тинчурин театрында “Миһербанлык” спектаклен күрсәтелсә, Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” үтәчәк. Сәгать 10:00 да театрның сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясе Илфак Хафизовның “Миһербанлык” спектаклен куя. Спектакльдән соң балаларга уеннар, мастер-класслар оештырыла. Керү ирекле. Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” сәгать 12:00да башланып китәчәк. Балалар…

Читать
24.05.2022
Ленино-Кокушкино авылында Гөлназ Нәүмәтова белән очрашу узды

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова якташлары – Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы мәктәбе укучылары белән очрашты. Иҗади очрашу Ленино-Кокушкино яшьләр үзәге китапханәсендә уздырылды. Укучыларга очрашу аеруча кызыклы булды, чөнки Гөлназ Нәүмәтова Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаган шәхес. Укучылар актрисаның иҗат юлы, артист булу серләре белән кызыксынды. Гөлназ Нәүмәтова үз чиратында китапханә җитәкчесе Тәслимә Сәйфуллина иҗади очрашуны оештыруы һәм…

Читать
23.05.2022
Тинчурин театрында “Музей төне” узды

Кәрим Тинчурин театрында ел саен уздырыла торган “Музей төне” акциясе үтте. Акция кысаларында театрда экскурсия оештырылды. Кунаклар Тинчурин театры тарихы белән танышты, кызыклы экспонатларны, тарихи документларны күрә алды, дип сөйләде музей җитәкчесе, чараны оештыручы Розалия Чабатова. Акцияда катнашучылар “Кара пулат” операсы декорациясе белән якыннан танышты. Театрның камера оркестры җитәкчесе, дирижер Ильяс Камал кунакларга татар музыкасы…

Читать
23.05.2022
Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды

К.Тинчурин артистлары Казан шәһәре 6-нчы гимназиясендә уңышлы эшләп килгән “Манзара” театр студиясенең 6 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Истәлекле дата уңаеннан, “Манзара” студиясендә катнашучы укучылар Туфан Миңнуллинның “Азат” әсәрен күрсәтте. Мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм килгән кунаклар “Манзара” студиясе спектаклен югары бәяләде. Бәйрәмдә Тинчурин театры артистлары – Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Миләүшә Нәҗмиева, Зөлфия Вәлиева, Ирек…

Читать
22.05.2022
«Кара пулат» мюзиклы премьерасы (фоторепортаж, 5 көн)

Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерә. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар…

Читать
22.05.2022
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 22 нче майда, Татарстанның атказанган артисты ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ ГАБДРАХМАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Ренат Габдрахманович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать