Новости

Тинчурин театрында «Мелкий бес» спектаклен күрсәтәчәкләр 2.11.2022
Тинчурин театрында «Мелкий бес» спектаклен күрсәтәчәкләр

2022 елда Россиядә иң борынгы театраль һөнәри уку йортларының берсе булган Казан театр училищесы (техникум) оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Республика Президенты тарафыннан хупланган юбилей чаралары программасы эшләнде. Юбилей тантаналары кысаларында Казан театр училищесын тәмамлаучылар катнашында яки алар тарафыннан куелган спектакльләр декадасы мөһим проект булачак.

Читать
Тинчурин театрында көзге каникул 1.11.2022
Тинчурин театрында көзге каникул

Кәрим Тинчурин театры көзге каникулга программа тәкьдим итә. Программада: “Тылсымлы арена” спектакле (5 ноябрь); “Әйдә, йөгердек!” квесты; Экскурсияләр; Мастер-класслар; Очрашулар һәм башкалар. Заявкалар кабул итәбез: 236 6696, 8 917 293-57-17 Тинчурин театры матбугат үзәге

Читать
Эдуард Никитинны туган көне белән котлыйбыз! 1.11.2022
Эдуард Никитинны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 1 нче ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты НИКИТИН ЭДУАРД НИКОЛАЙ улының туган көне! Хөрмәтле Эдуард Николаевич, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
«Тылсымлы арена» әкияте премьерасы уңышлы узды 31.10.2022
«Тылсымлы арена» әкияте премьерасы уңышлы узды

Тинчурин театрында шимбә һәм якшәмбе көнне «Тылсымлы арена» әкиятен күрсәттек. Якшәмбе тамашаны икенче состав артистлар уйнады. Шулай итеп, мәктәптә укучы күп кенә балалар көзге каникулны күңелле итеп башлап җибәрде. Спектакльне 5 ноябрьдә һәм декабрь аенда да күреп булачак. Фотоларда – премьераның икенче көненнән мизгелләр.

Читать
«Театр яктылыкка, нурга илтә!» экскурсиясенә студентлар килә 31.10.2022
«Театр яктылыкка, нурга илтә!» экскурсиясенә студентлар килә

Казан шәһәренең төзелеш көллияте студентлары өчен театрыбызда “Театр яктылыкка, нурга илтә!” экскурсиясе уздырылды. Студент кызлар театр буенча сәяхәт барышында музейда булдылар, театр тарихы белән таныштылар, дизайнер Наҗия Галимова остаханәсендә дә булырга өлгерделәр, бутафория һәм костюм цехларына керделәр. Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим…

Читать
Кайгы уртаклашу 31.10.2022
Кайгы уртаклашу

30 октябрьдә 85 яшендә Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Наил-Николай Иванович Дунаев вафат булды. К.Тинчурин театры коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Наил Дунаевның вафаты – татар театр сәнгате өчен зур югалту, дип белдерде Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов. Наил Дунаевны…

Читать
Премьера белән тәбрик итәбез! 29.10.2022
Премьера белән тәбрик итәбез!

29 октябрьдә Тинчурин театры тамашачыларга «Тылсымлы арена» әкиятен тәкъдим итте. Аның авторы — Шамил Фәрхетдинов, режиссер Камил Гатауллин куелышында. Спектакль күңелле рухта, якты, мәгънәле булуы белән нәниләрнең дә, олыларның да күңеленә хуш килде, аеруча интерактив форматта булуы җәлеп итә. 30 октябрьдә тамашаны икенче состав артистлар башкаруында күреп булачак. Тинчурин театры матбугат үзәге

Читать
«Нәни дусларыбыз театрда кунакта» проектын башладык 29.10.2022
«Нәни дусларыбыз театрда кунакта» проектын башладык

Казанның 48 нче мәктәбенең «Тамчы» театр түгәрәге укучылары һәм җитәкчеләре Роза Ризван кызы театрыбызга кунакка килде. Укучылар театр буенча сәяхәт барышында музейда булдылар, театр тормышы белән таныштылар, театр репертуарында балалар өчен барган спектакльләр турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук бутафория, костюмнар цехына керделәр. Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова белән очраштылар. Талантлы артисткабыз театр түгәрәгенә йөрүче балаларның…

Читать
Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды 28.10.2022
Тинчурин театрында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды

Тинчурин театрында «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс узды. «Ачык университет: Татар дастаннары ни сөйли?» дип аталган әлеге белем бирү курсы быелның декабрендә Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны буенча тәкъдим ителәчәк премьера спектакленә әзерлек уңаеннан оештырылды. Традицион көрәш тикшеренүләре Үзәге җитәкчесе, фланкировка һәм очлы сугыш коралларын куллану буенча тренер Виктор Тарасов…

Читать
Котлыйбыз! 28.10.2022
Котлыйбыз!

Бүген, 28 нче октябрь, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының техник хезмәткәре ӘХМӘТГАЛИЕВ АЙРАТ АСАФ улының туган көне! Хөрмәтле Айрат Асафович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать