Яңалыклар

12 нче июнь – Россия көне!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Сезне илебездә яшәүче барлык милләтләр өчен дә уртак бәйрәм – Россия көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телибез! Илебезнең күк йөзе аяз, дөньялар тыныч булсын! Барыгызны да Россия көне белән!

Безнекеләр булдыра!

Дуслар! Сезне театрыбыз артистлары катнашындагы клиплар белән таныштыруны дәвам итәбез. Берничә еллар элек яраткан артисткабыз Гүзәл Галиуллина Филүс Каһировның “Соңдыр шул, соңдыр” клибында төшкән иде. Әлеге клипны сез театрыбызның рәсми “YouTube” каналында карый аласыз!

“Нәүрүз” – 2021: “Хуҗа Насретдин”!

Хөрмәтле тамашачылар! Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе, XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаделлек өчен көрәшүче җор телле тапкыр хуҗа турындагы музыкаль комедия тәкъдим итә. Рәхим итегез! “ХУҖА НАСРЕТДИН” 11 июнь, 18.30 сәгатьтә

Бер күрешү – үзе бер гомер!

Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов тамашачыларны 20 нче июнь, 11:00 сәгатьтә, Апас районында булачак “Театраль Сабантуй” бәйрәменә чакыра! Көтеп калабыз!

Айсылу Мөсәлләмова “Татар радиосы”нда кунакта!

“Уян Татар” тапшыруының бүгенге кунагы – Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрының талантлы артисткасы Айсылу Мөсәлләмова!

Айсылу Мөсәлләмова “Татар радиосы”нда кунакта!

“Уян Татар” тапшыруының бүгенге кунагы – Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрының талантлы артисткасы Айсылу Мөсәлләмова!

“Нәүрүз” – 2021: “Бишек”!

Хөрмәтле тамашачылар! Алтай Республикасының П.В.Кучияк исемендәге милли драма театры, XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ч.Айтматовның “Гасырдан да озын көн…” романы һәм алтай телендәге “VI-XII йөз борынгы төрки поэзиясе” нигезендә эшләнгән спектакль тәкъдим итә. Рәхим итегез! “БИШЕК” 10 июнь, 18.30 сәгатьтә

“Нәүрүз – 2021”: матбугат конференциясе!

8 нче июнь, 14.00 сәгатьтә, Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале матбугат үзәгендә Татарстан театры вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Әлеге чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов 7 нче июнь көнне фестиваль кысаларында күрсәтелгән “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакленә бәйле кызыклы фактлар белән уртаклашты.

“Балачак бәйрәме”ннән репортаж (ТНВ: “Манзара”, 04.06.2021)

“Балачак – гомернең иң гүзәл, иң матур, әти-әни канаты астында рәхәтләнеп яши торган чагы”! (ТНВ: “Манзара”, 04.06.2021)

“Нәүрүз” – 2021: “Шобага” (Буа дәүләт сатира театры)

Хөрмәтле тамашачылар! Буа дәүләт сатира театры, XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында чынбарлыкка нигезләнгән, халык җырлары, уеннары, гореф-гадәтләре белән үрелгән спектакль тәкъдим итә. Рәхим итегез! “ШОБАГА” 9 июнь, 18.30 сәгатьтә