Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген, 30 нчы июньдә, Татарстанның халык артисткасы ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК кызының туган көне!!! Хөрмәтле Зөләйха Рафыйковна, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Министрыбыз тәкъдим итә!

Хөрмәтле Министрыбыз Ирада Хафизҗан кызы Әюпова бүген Тинчурин театрында булачак мөһим вакыйга – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов иҗаты буенча куелган “Галәм.Әгъләм” шигъри-музыкаль спектакленең премьерасына чакыра!!! (ТРның Мәдәният министрлыгы: “Мәдәни ярдәмче”)

«Кызык өчен генә көрәшкән идем – өченче урынны яуладым» (“Безнең гәҗит”, автор – Рәйдә Нигъмәтҗанова)

Театр сәхнәсендә генә күреп ияләнгән без аларны. Ә 20нче июнь көнне Апас районының Сабан туе мәйданын гөрләттеләр. Һаман кемнедер уйнаган, билгеле бер рольгә кергән театр артистлары бүген үзләренең чын йөзен ачты. Баксаң, алар да гадиләр икән: уйныйлар да, бииләр дә, җырлыйлар да, көләләр дә. Өстәвенә, көрәшәләр, таяк тартышалар, капчык белән сугышалар. Театраль Сабантуйның кызыклы мизгелләрен…

Иртәгә ПРЕМЬЕРА!!!

Дуслар! Тинчурин театры иртәгә 87 нче сезонның соңгы премьерасын һәм спектаклен тәкъдим итә! Рәхим итегез! “ГАЛӘМ. ӘГЪЛӘМ” 30 нчы июнь, 18.30 сәгатьтә

“Могҗиза” “Шаян ТВ” каналында кунакта!

Безнең театрыбызда берничә ел уңышлы эшләп килүче, сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясенә йөрүче талантлы егет- кызларыбыз кураторлары Зөлфия Бәшәрова белән берлектә ” Шаян ТВ” каналында кунакта булып кайтты. Анда алар үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар.

Театрлар сабантуе – 2021: кайбер штрихлар (“Интертат”, автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Апаста узган Республикатеатраль сабантуйда «Интертат» та булды. Чынлыкта сабантуйның язгы кыр эшләре беткәч авылларда уздырыла торган бәйрәм булуын белсәк тә, хәзер табигать кочагына чыгып ял итүле корпоратив бәйрәмнәр дә сабантуй дип атала. Театраль сабантуй — шундый корпоратив бәйрәмнәрнең берсе буларак күзалланган иде. 2005 елда. Әмма еллар үткән саен ул тамашачы өчен җәйге бер бәйрәмгә әверелә башлады. Ягъни, кайсы…

Айсылу Мөсәлләмова “Манзара” тапшыруында кунакта!

Театрыбызның талантлы артисткасы Айсылу Мөсәлләмова телевизор караучыларга 30 нчы июнь булачак “Галәм.Әгъләм” спектакленең премьерасы турында сөйләде. (ТНВ: “Манзара”, 17.06.2021)

Театраль Сабантуй мизгелләре!

Апас районында Республикабызның дәүләт театрлары артистларын, хезмәткәрләрен бер мәйданга туплаган Театраль Сабантуй гөрләп үтте. Матур мизгелләрне бергәләп искә төшерик!

Бездә кунакта!

Узган атнада Актаныш гимназиясендә белем алучы укучылар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта булды. Әлеге сәфәр вакытында алар театрыбызның үткәнен чагылдырган музеебыз белән дә танышты.

Котлыйбыз!

Бүген, 28 нче июньдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ЗИННӘТУЛЛИН БУЛАТ ИЛФАТ улының туган көне!!! Хөрмәтле Булат Илфатович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!