Яңалыклар

Белем көне белән!

Бүген 1 сентябрь – Белем көне. Театрыбыз хезмәткәрләре – Әнәс Мөбәрәкшин кызы Ләйләне, Айрат Садыйков кызы Камилланы, Зөлфия Бәшәрова улы Рөстәмне, Марсель Шакиров кызы Амалияне, Альбина һәм Илфак Хафизовлар кызы Нәргизәне беренче сыйныфка озатты. Мөбәрәкшиннар, Садыйковлар, Бәшәровлар, Шакировлар һәм Хафизовлар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз! Кадерле укучыларыбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, укуыгызда уңышлар, якты киләчәк телибез!

Белем көне белән!

Каләм тотып кулларга, Хәрефләрне тезәргә, Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә…

Рөстәм Гайзуллин туен нигә 1 елга кичектергән? (Чыганак – “Шәһри Казан”, автор – Лилия Локманова)

Артист, алып баручы Рөстәм Гайзуллин кәбисә елында өйләнмичә, туен 1 елга кичектергән булган. 20 яшьтә өйләнәсе егетне әти-әнисе өйләнми торырга күндергән. – 20 яшьлек егетләр-кызлар андый әйберне уйлап тормый инде. Әти-әни әйткән, димәк, закон. Әле бит “на всякий случай” дигән әйбер дә бар. Бу юктан гына чыкмаган. Аңлашыла, дин буенча бу дөрес әйбер түгел ул….

Сагынабыз, хәтерлибез, юксынабыз!!!

31 нче август – Айгөл Җәүдәт кызы Әхмәтованың туган көне. Әгәр исән булса, аңа 38 яшь тулган булыр иде… Айгөл Җәүдәт кызы 2010 нчы елның 23 нче августында арабыздан китеп барды. Төп рольләре: Маһинур (“Гайфи бабай, өйлән давай!”, Г.Зәйнашева), Сәлви (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт), Хәмидә (“Ай булмаса – йолдыз бар”, Т.Миңнуллин), Гөлүзә (“Өти балак Гөлүзә”, Ю.Әминев),…

#УЕНФЕСТ

28 нче август Дәрвишләр микрорайонында Тинчурин театры артистлары #UENFEST @uen.fest балалар уеннары фестивалендә катнашты. Илфак Хафизов һәм Альбина Гашигуллина балалар белән “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Тимербай” һ.б. кызыклы уеннар уйнады.

“Зөләйха” (Чыганак – “Сәхнә” журналы, автор – Әдилә Борһанова)

«Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектаклендә (К.Гольдони) – Джакомо, «Ак тәүбә, кара тәүбә»дә (Т.Миңнуллин) – Алинә, «Алай түгел, болай ул»да (Т.Миңнуллин) – Фәридә, «Ефәк баулы былбыл кош»та – Шифан, «Ташкыннар»да (Т.Гыйззәт) – Айсылу, «Әниемнең ак күлмәге»ндә (Ш.Хөсәенов) – Гөлчирә, «Аты барның – дәрте бар»да (Н.Гаетбай) – Балбикә, «Ай булмаса, йолдыз бар»да (Т.Миңнуллин) – Ания – Татарстанның халык…

Сентябрь аена афиша!

Тинчурин театры Сезне сезон дәвамында, яратып өлгергән спектакльләр белән бергә, яңадан-яңа премьералар белән дә куандырачак. Тинчурин театры ишекләре Сезнең өчен һәрвакыт ачык! Рәхим итегез!!! #ОчрашуурыныТинчуринтеатры Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/

Театр сезон ачылышына әзер! (“Яшьләр тукталышы”, 22.08.2020)

Театр сезон ачылышына әзер! (“Яшьләр тукталышы”, 22.08.2020)

«Карурман» премьерасы: ярты зал һәм Илфак Хафизовның Тинчуринга кайтуы (Чыганак – “Идел”, автор – Алсу Сәлахова)

Тинчуринлылар татар театрлары арасыннан беренчеләрдән булып яңа сезонны ачып җибәрде. 20 август көнне театр сәхнәсендә «Карурман» спектакле уйналды. Пандемиягә кадәр куелган спектакльдән аермалы буларак, бу юлы тамашачылар премьераны битлекләрдән карадылар. Шулай ук тамашачылар саны 200гә кадәр кыскартылган иде, барысының да температурасын үлчәп, кулларына антисептик салып керттеләр. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, спектакль пандемиягә кадәр ике…

#УЕНФЕСТ

25 нче август, Яңа Савин районында урнашкан Гаврилов урамы 30 нчы йортның ишегалдында,Тинчурин театры артистлары #UENFEST балалар уеннары фестивалендә катнашты. Илфак Хафизов һәм Альбина Гашигуллина балалар белән “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Тимербай” һ.б. кызыклы уеннар уйнады.