Яңалыклар

Исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

10 нчы майда, Изге Рамазан аенда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы якты дөньядан киткән артистларның каберләрен зыярәт кылды. Хезмәткәрләребез Казан зиратларында җирләнгән шәхесләребез рухына дога укып, каберләрен тәртипкә китереп кайтты.

Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион лаборатория-семинары турында “Интертат”та (автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Барысы да драматургларны кузгатудан башланды. Алар бераз читтә калган шикелле иде. Беренчедән, без драматургларга үз әсәрләренә читтән карарга мөмкинлек тудырдык. Алар селкенеп киттеләр. Зиннур Хөснияр үз пьесасы буенча эскиз карагач, күзләре очкынланып чыгып китте. Бу лабораторияне күргән драматурглар икенче төрле уйлый башлаячак һәм селкенәчәк. Берничәсе инде язарга да утыргандыр. Икенчедән,…

Бөек Ватан сугышы елларында театр…

Бөек Ватан сугышы елларында театрыбыз артистларының бер өлеше фронтка китә. Ләкин никадәр авыр булса да, театр үзенең эшен туктатмый. Ул вак группаларга бүленеп үзенең изге эшен үтәп йөрүен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы чорында театрның репертуарында Р.Ишморатның «Кайту», Т.Гыйззәтнең «Төнге сигнал», «Серле казна», Ә.Мәҗитовның «Сөеклеләр», Х.Садрыйның «Партизаннар» һәм М.Әмирнең «Миңлекамал» кебек әсәрләре үзәк урынны алып…

Котлыйбыз!

Бүген, 10 нчы май, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш администраторы БӘШӘРОВА ЗӨЛФИЯ ФӘРГАТЬ кызының туган көне! Хөрмәтле Зөлфия Фәргатовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Җиңү дип янды йөрәкләр!..

Ниһаять, сугыш тәмам. Җиңү! Исән калган солдатлар өйләренә кайта башлый. Алар арасында 3.Хәлиуллина, 3.Туишева, Т.Кичүбаев, М.Хәмзин, Ф.Юнысов, Ә.Әбдрәшитов, Г.Нигъмәтуллин А. Мартьянова, Ш. Нургалиев, С. Шәкүров, Г. Насыйров кебек фронтовик хезмәткәрләребез дә була. Аларның кайберләре Әлмәт театрына күчә, күбесе труппага кушылып, театрның нигезен тәшкил итә.

Алар Ватан өчен көрәштеләр!

Театр, киң катлау колхозчыларның ышанычын казанып, меңләгән яңадан-яңа тамашачыларны сәхнә культурасына тартканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет булдыру хакына гомерләрен бирделәр. Бу афәттән театр да читтә калмый. Аяусыз сугыш талантлы артистларыбыз, театр хезмәткәрләре Гыйльметдин Хисаметдинов, Абдулла Нигъмәтуллин, баянчы Виктор Котов, Абдулла Зәйнуллин, Фаик Камалав,…

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 9 нчы майда, ТАССРның халык артисты Нуруллин Гата Исай улының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 98 яшь тулган булыр иде… Гата Нуруллин 1923 нче елның 9 нчы маенда Лаеш районы Мишә Тамагы авылында туа. 1949 нчы елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика күчмә театрына эшкә чакырыла. 1959-1965 елларда Әстерхан татар театрында хезмәт…

Җиңү көне белән!

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйбыз! Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын, гаиләләрегезгә иминлек, бәрәкәтле тормыш телибез!

Театр музеенда тематик күргәзмә!

7 нче май, 12 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына хәйрия спектакле күрсәтелде. Театр музеенда исә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.В.Чабатова тематик күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмә аеруча Апас районныннан килгән ветераннарыбыз күңеленә хуш килде. Чөнки сугыш башланган көннәрдә театрыбыз Апас районында гастрольдә булган.

Котлыйбыз!

Бүген, 8 нче май, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының режиссер ярдәмчесе ГАЙНЕТДИНОВА АЗАЛИЯ АЙРАТ кызының туган көне! Хөрмәтле Азалия Айратовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!