Новости

Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте 7.12.2022
Тинчурин театры Яшел Үзәндә бәби-спектакль күрсәтте

Инвалидлар декадасы кысаларында  Тинчурин театры 7 декабрьдә Яшел Үзәндә чыгыш ясады. Шәһәрнең мәдәниятне үстерү үзәгендә «Менә сиңа куш кулым» инклюзив бәби-спектакле күрсәтелде. Спектакльнең төп башкаручысы – кул чукларыннан мәхрүм виртуоз пианист Алексей Романов. Ул тумышы белән Татарстаннан, Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнгән. Туганда ук кул чукларсыз. Аның тарихы аша кечкенә тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә “нормаль” һәм…

Читать
Тинчурин театрында узган “Сәйяр” фестивале җиңүчеләре билгеле 6.12.2022
Тинчурин театрында узган “Сәйяр” фестивале җиңүчеләре билгеле

5 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнашты. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр бәяләде. Быел бәйгегә барлыгы 246 гариза кабул ителгән. Фестиваль Татарстан Республикасы…

Читать
Ләйсән Вәлиәхмәтованы туган көне белән котлыйбыз! 6.12.2022
Ләйсән Вәлиәхмәтованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 6 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының режиссер ярдәмчесе ВӘЛИӘХМӘТОВА ЛӘЙСӘН РАШАТ кызының туган көне. Хөрмәтле Ләйсән Рашат кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать
Тинчурин театры ХIV «Һөнәр» фестивалендә катнаша 6.12.2022
Тинчурин театры ХIV «Һөнәр» фестивалендә катнаша

2022 елның 5-11 декабрендә Казанда ХIV «Һөнәр» яшь режиссура Бөтенроссия театр фестивале узачак. 6 декабрьдә, фестиваль кысаларында, Тинчурин театры “Хан кызы Турандык” спектаклен күрсәтәчәк. Быел Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, фестивальдә, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театры коллективлары да катнашачак. Спектакльләр 8 театраль мәйданчыкта – шул исәптән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар…

Читать
Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларга концерт күрсәтте 5.12.2022
Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларга концерт күрсәтте

Кәрим Тинчурин театры Арча районы якташлыгы белән берлектә 4 декабрьдә Казан танк училищесы полигонында мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен мәдәни программа оештырды. Концертта К.Тинчурин театры актерлары Рамил Минханов, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Нурзадә, Илсур Мортаза һәм К.Тинчурин театры тавыш операторы Ранил Мусеев чыгыш ясады. Ватаныбыз өчен җиңел…

Читать
Наилә Фәйзрахманованы туган көне белән котлыйбыз! 5.12.2022
Наилә Фәйзрахманованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 5 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей редакторы ФӘЙЗРАХМАНОВА НАИЛӘ САМАТ кызының туган көне. Хөрмәтле Наилә Самат кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать
“Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле аншлаг белән узды 4.12.2022
“Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле аншлаг белән узды

4 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле бик уңышлы узды, зал шыгрым тулы иде. Спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү. Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты…

Читать
Кукмара тамашачысына «Кияү урлау»ны күрсәттек 2.12.2022
Кукмара тамашачысына «Кияү урлау»ны күрсәттек

Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан оештырылган гастрольләр дәвам итә. Кичә Тинчурин театры Кукмарада «Кияү урлау» спектаклен күрсәтте. Кайчандыр ант биреп,  туганлашырга уйлаган дуслар Азват белән Садрый турындагы кыйсса беркемне дә битараф калдырмады. Әйткән сүз – аткан ук шул ул, бу хәл барысының да тынычлыгын ала.“Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә…

Читать
Фәнис Мөсәгыйтовны туган көне белән котлыйбыз! 2.12.2022
Фәнис Мөсәгыйтовны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 2 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре МӨСӘГЫЙТОВ ФӘНИС НАИЛ улының туган көне! Хөрмәтле Фәнис Наил улы, Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Театрыбызны үстерүдә, аны читкә танытуда зур уңышларга ирешүегезне, барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз!

Читать
Альбина Сәлимгәрәева: Авыру балалар тәрбияләгән әти-әниләргә ярдәм итәргә телибез 1.12.2022
Альбина Сәлимгәрәева: Авыру балалар тәрбияләгән әти-әниләргә ярдәм итәргә телибез

«Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөреп чыктык, төрле фондлар белән таныштык», – диде «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе. «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева авыру балаларның әниләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә ярдәм кулы сузарга теләвен әйтте. «Сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясендә балалар актив, без аларга теләктәшлек белдерәбез. «Во благо вместе» инициатив төркеме белән Россиянең…

Читать