Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 2 нче февраль, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының склад мөдире ШӘЙХЕТДИНОВА МИНЕГӨЛ САЛИХ кызының туган көне! Хөрмәтле Минегөл Салиховна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез! КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 2 нче февральдә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ улының туган көне!!! Хөрмәтле Сәлим Григорьевич, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез! КОТЛЫЙБЫЗ!

V “Турнирмикрофон”

Дуслык турниры 31 нче гыйнварда, “Ак Барс” көрәш сараенда татар иҗат командалары арасында V дусларча мини-футбол турниры үтте. “Турнирмикрофон” дип аталган кызыклы һәм файдалы спорт бәйрәмендә Тинчурин театры җыелма командасы матур уен күрсәтте. Егетләребезне котлыйбыз!

Афиша Февраль 2021 ел

?ФЕВРАЛЬ АЕНА АФИША? Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Яңа ел ялларын алдан планлаштырып куегыз! Тинчурин театрына килеп, җаныгызга рухи сихәт, ял алып китегез! ☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 ? Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

ТИЗДӘН

Соңлап килгән мәхәббәт тарихын тасфирлаган “Утка очкан күбәләктәй…” спектакленең премьерасына өч атна чамасы вакыт калып бара. Режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. “Утка очкан күбәләктәй…” 21, 22 февраль, 17.00 сәгатьтә =

ЯЛЛАРЫГЫЗ КҮҢЕЛЛЕ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ ҮТСЕН! Менә тагын бер эш атнасы ахырына якынлаша. Тинчурин театры ялларыгызның күңелле, файдалы үтүен теләп кала һәм ял көннәрендә МӘХӘББӘТле спектакльләренә чакыра!!! 30 нчы гыйнвар, 17.00 – “ЧУЛПАН”; 31 нче гыйнвар, 17.00 – “ГОМЕР БУЕ СИНЕ КӨТӘМ”.

“Татаркино” Кастинг

Талантлы кеше – бар өлкәдә дә талантлы! «Татаркино» оешмасы күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг уздыра. Кинокартинаның иҗат төркемендә “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров белән бергә, театрыбызның әйдәп баручы артистларының берсе – Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та бар. Татар киносы…

Безнекеләр булдыра!

Безнекеләр булдыра! Сәхнәдә генә түгел, аш-суга да бик оста артисткабыз Резедә Сәләхова “Тәмле көрәш”тә кунакта булды. Әлбәттә, буш кул түгел! Ул анда итальяннарның фриттата дигән ризыгын телеңне йотарлык дәрәҗәдә пешерә. Иртәнге ашка ни әзерлим дип баш ватсагыз – февраль аенда ТМТВ каналында “Тәмле көрәш” тапшыруын карап, яраткан артисткабыздан фриттата пешерү серләренә өйрәнегез. Ашларыгыз тәмле булсын!

КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ! Бүген, 28 нче гыйнвар, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының мебель цехы мөдире ШӘМСЕТДИНОВ ФӘНИС ШӘҮКӘТ улының туган көне! Хөрмәтле Фәнис Шәүкәтович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Премьерага әзерлек

“Хатын иркәләп, хатын яратып торырдай ир түгел бит ул Сәфәр. Табигате белән коры, салкын кеше…” 21, 22 нче февраль, 17.00 сәгатьтә “Утка очкан күбәләктәй…” ПРЕМЬЕРА