90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринда яшь режиссерлар өчен курслар башланды

Тинчурин театрында яшь режиссерлар өчен курслар башланды. Дәресләрне театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов үткәрә.

«Курсларның максаты – теләге һәм сәләте булганнарны алга таба милли театрларда эшләү өчен ГИТИСка укырга керергә әзерләү», дип аңлатты Туфан Имаметдинов укырга килүчеләргә.

«Безнең ярты еллык марафон вакытында күбегез төшеп калыр – бу табигый. Шушы вакыт эчендә сезнең педагог буларак үз нәтиҗәләремне чыгарырмын – кирәкме сезгә алга таба укырга, юкмы. Чөнки бөтенегез дә гомерегезне кирәкмәгән эшкә әрәм итәр яшьтә түгел», диде ул.

Режиссерлык курслары узарга Тинчурин театрына унике егет һәм кыз килде. Алар арасында төрле яшьтәгеләр – 20дән алып 37 яшькәчә кешеләр бар.

Туфан Имаметдинов дәресләрнең ике телдә узачагын, өлешчә татарча да алып барачагын искәртте. Ул курсларны узучыларны татар милли театрларында эшли дип күзаллавын ассызыклады.

Дәресләр атнага ике мәртәбә, ярты ел дәвамында барачак. Укулар түләүсез.

Киләсе дәрестә Туфан Имаметдинов курсларга йөрүчеләр белән алар сайлаган билгеле авторларның пьесалар анализлаячак. Өй эше буларак пьесалар укырга кушылды.

2021-2022 елгы чыгарылыш студентлары Россия театр сәнгате институтына (ГИТИС) театр режиссеры курсына укырга керде. Остазлары – профессор Олег Кудряшов (көндезге бүлек) һәм Россиянең халык артисты, профессорАлександр Галибин (читтән торып уку бүлеге).

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: “Татар-информ”