Яңалыклар

ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА: «ЯШЬЛЕККӘ КАЙТСАМ, КАБАТ ШУЛАЙ ЯШӘР ИДЕМ» («ШӘҺРИ КАЗАН» ГАЗЕТАСЫ, 16.12.18, АВТОР — АЛИСӘ ШӘРӘФИЕВА)

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова – Тинчурин театрының үзе бер эпохасы. Театрны – ансыз, аны театрсыз күз алдына китереп тә булмый. 1 декабрь көнне актрисага 75 яшь тулды. Ә ул һаман сәхнәдә. Юбилеен да Исламия апа үзе куйган «Син бит минем бергенәм» спектакле белән билгеләп үтәчәк. – Исламия апа, бернинди махсус белем алмыйча…

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 23 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы КАМАЛИЕВА ЛИЛИЯ КӘРИМ кызының туган көне!!! Кадерле Лилия, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!    

КИТТЕ… САУ БУЛЫГЫЗ, ДИМӘДЕ… («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 21.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА)

«Аның белән теләсә кем дуслаша алмыйдыр. Моның өчен ул күтәрелгән биеклекне чамаларга һәм үзең дә шул биеклектә торып калырга кирәктер. Рухына бөтенләй ят кешеләр белән бик үк аралашырга да яратмый бугай ул. Бу затның холкын нинди сүзләр белән билгеләп була? Гаҗәеп дәрәҗәдә сизгер, ялган-хәйләләрне белми, эчкерсез, гадел, мөгаен, тамырларында аксөякләр каны агадыр — нәзәкатьле, горур,…

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 16 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры ГАРИПОВА РЕЗЕДА ИРЕК кызының туган көне!!! Хөрмәтле Резеда Ирековна, Сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, саекмас илһам, иҗади уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын, тамашачыларыбызны яңадан-яңа спектакльләр белән сөендереп торуыгызны теләп калабыз!

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 13 гыйнварда, Татарстанның атказанган артисткасы ЗАРИПОВА ЗӨЛФИЯ ӘХТӘМ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Зөлфия Әхтәмовна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ФЕВРАЛЬ АЕНА АФИША!!!

ДУСЛАР!!! Кышкы салкын кичләрдә гаилә, яраткан кеше, дуслар белән рәхәтләнеп спектакль караудан да кулайрак шөгыль юктыр. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ҮЗЕНЕҢ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫСЫНА ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ ҺӘМ КЫШКЫ КИЧЛӘРНЕ БЕРГӘ ҮТКӘРЕРГӘ ЧАКЫРА!!! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 3 гыйнварда, Татарстанның халык артисткасы ӘСФӘНДЬЯРОВА ҖӘМИЛӘ ЕФИМ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Җәмилә ханым, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, киләчәктә дә театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!!!

Кадерле дуслар! Тинчурин театры коллективы сезне Яңа 2019 ел белән чын күңелдән котлый! Киләсе ел һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, гаиләләрегезгә иминлек китерсен! Тормышыгыз күңелле вакыйгаларга, шатлыклы мизгелләргә һәм иҗади ачышларга бай булсын! Яңа елда барлык хыялларыгыз, хәерле уй-ниятләрегез тормышка ашсын! Ел дәвамында безнең белән булуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләсе елда…

30 НЧЫ ДЕКАБРЬ КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНДА ТЕАТР АРТИСТЛАРЫ ҺӘМ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ БУЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

30 нчы декабрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында театр артистлары һәм хезмәткәрләре балалары өчен Яңа ел тамашасы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)/     

БӘЙРӘМ КӨННӘРЕНӘ АФИША!!!

Елның иң тылсымлы, әкияти бәйрәменә санаулы көннәр калып бара, шуңа күрә дә, Сезне, Яраткан тамашачыларыбыз, Яңа ел белән котларга ашыгабыз!!! Бездән сезгә бүләк — Тинчурин театрының иң, иң яхшы спектакльләре!!! Яңа — 2019 нчы елны бергә каршылыйк!!! Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/