Яңалыклар

Ачык һавада өченче спектакль: «Таш яуса да, барабыз!» (Автор – Рәйдә Нигъмәтҗанова, Чыганак – “Безнең гәҗит”, №32, 12 август, 2020)

Коронавирус пандемиясе озакка кунаклады. Аның ни икәнен ишетеп кенә түгел, якыннан белгәнгә дә инде ярты ел тула. Ул зур бинада мәдәни чаралар үткәрүне дә тыйды. Биш ай аның сүзенә колак салсалар да, тинчуринлылар беренчеләрдән булып тамашачыларын сәхнә янына җыйды. Яңа формат та тәкъдим итте – 5нче августтан 15нче августка кадәр барлык спектакльләр ачык һавада күрсәтеләчәк….

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында кунакта (11.08.2020)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында кунакта! (11.08.2020)

К.Тинчурин театры ачык сәхнәдә спектакльләр күрсәтүне дәвам итә (“Яңалыклар”, 07.08.2020)

“Яңалыклар”, 07.08.2020

Тинчурин театры 87 нче театраль сезонын ача!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 20 нче август, 18:30 сәгатьтә, “Карурман” спектакленең премьерасы белән 87 нче театраль сезонын ача! Рәхим итегез! Барлык саклану чаралары да күрелә. Тамашачылар маска һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк. Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

Тинчуриннар ачык һавада икенче спектаклен куйды. Бу юлы яңгырдан соң… (Чыганак – “Идел”, автор – Алсу Сәлахова)

Урамда коеп-коеп яңгыр ява, ара-тирә боз кисәкләре дә төшкәли. Ә минем үз кайгым – Тинчурин театрында ачык һавада уйналачак “Туй алдыннан” спектакле булыр микән, юк микән дип уйланып йөрим… Без килгәндә тамашачылар өчен әзерләнгән өстәл-урындыклар ышыкка кертеп куелган иде, сәхнә тирәсендә дә, кырыенда да, яңгыр явуга карамастан, артистлар, оештыручылар, җитәкчелек йөреп тора. Сәгать телләре җидене…

Тинчурин театры ачык мәйданчыкта спектакльләр күрсәтә (“Татарлар”)

Махсус мәйданчыкка әкренләп халык җыела! Тамашачылар театрга сусаган! Артистлар да очрашуны түземсезлек белән көтә! “Татарлар”, 06.08.2020

АЧЫК СӘХНӘ ачылды!

Кәрим Тинчурин театры ишегалдында урнашкан АЧЫК СӘХНӘдә беренче тамашачыларын кабул итте. Ачык һавада спектакль карау Тинчурин театрын сөючеләр күңеленә хуш килде. АЧЫК СӘХНӘдә спектакльләр 15 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Барлык саклану чаралары да күрелә. Тамашачылар маска һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк. ☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 💳 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

Котлыйбыз!

Бүген, 6 августта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ИБӘТУЛЛИНА ЛАНДЫШ ИЛДАР кызының туган көне!!! Кадерле Ландыш Илдаровна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Яңа театр сезонын ачык һавада Тинчурин театры артистлары башлап җибәрде (Автор – Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак – “Татар-информ”)

Озак вакытлы тәнәфестән соң театр сезонын Тинчурин театры артистлары башлап җибәрде. Театр ишегалдында төзелгән ачык сәхнәдә «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» спектакле бара. Ачык һавада спектальләр күрсәтү өчен Тинчурин театры үз ишегалдында махсус сәхнә төзеде. Ачык сәхнәдә театр репертуарындагы иң популяр спектакльләр күрсәтеләчәк. Спектакльләр Ачык сәхнә өчен яраклаштырылган. Әйтик, артистлар сәхнә алдына кадәр микроавтобус…

Тинчурин театры 87 нче театраль сезонын ача!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 20 нче август, 18:30 сәгатьтә, “Карурман” спектакленең премьерасы белән 87 нче театраль сезонын ача! Рәхим итегез! Барлык саклану чаралары да күрелә. Тамашачылар маска һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк. Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru