Яңалыклар

Тинчурин артистлары Казан театрларыннан беренче булып театр сезонын ачты (Чыганак – “Татар-информ”, автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Карантиннан соң беренче булып яңа сезонын Тинчурин театры артистлары ачты. Театр сәхнәсендә “Карурман” спектакленең премьерасы бара. Тинчурин театры Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып залының яртысына гына билет саткан. Шунлыктан спектакльне 200ләп кенә тамашачы карый ала. Тамашачы театрга температурасын үлчәп кертелә. Антисептиклар куелган, битлек тәкъдим ителә. Тамашачыны фойеда театр оркестры каршы алды. “Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың…

Котлыйбыз!

Бүген, 22 августта, Татарстанның атказанган артисты ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН улының туган көне!!! Хөрмәтле Алмаз Гыйлванович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Котлыйбыз!

Бүген, 22 нче августта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музыка бүлеге мөдире МАЛЕТИНА ЕВГЕНИЯ ЮРЬЕВНАның туган көне! Хөрмәтле Евгения Юрьевна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Кәрим Тинчуринның туганнары театрыбызда кунакта!

20 нче август, 87 нче яңа сезон ачылган истәлекле көндә, бөек драматург Кәрим Тинчуринның Мәскәүдә яшәүче туганнары – Галия Тинчурина-Исхакова һәм аның тормыш иптәше Наил әфәнде, уллары Камил, кызлары Дания театрыбызда кунакта булды. Бик кызыклы, ихлас аралашудан соң, театрның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Вәлиәхмәт кызы кунакларны театрыбыз белән якыннан таныштырды. #ОчрашуурыныТинчуринтеатры

Тинчурин театрында “Карурман” спектакле белән яңа сезон ачылды!

20 нче август Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Карурман” спектакле белән яңа сезонны ачты. Бүген, 21 нче августта, театр тамашачыларга кабат “Карурман” спектаклен тәкъдим итәчәк. Рәхим итегез! #ОчрашуурыныТинчуринтеатры Фотограф – Салават Камалетдинов; Чыганак – “Татар-информ” Барлык саклану чаралары да күрелә. Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

Котлыйбыз!

Бүген, 21 нче августта, Татарстанның халык артисткасы МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ РАФАЭЛЬ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Ләлә Рафаэловна, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Яңа сезонда – яңа сайт!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Кәрим Тинчурин театры 87 нче яңа сезонын яңа сайт белән башлый! Төрле рубрикалар белән баетылган, зәвыклы һәм уңайлы сайтыбыз аша Сез театрыбыз тормышын, яңалыкларын күзәтеп бара һәм яраткан артистларыгыз катнашындагы спектакльләргә билетлар ала аласыз. #ОчрашуурыныТинчуринтеатры Сайт  https://tinchurinteatr.ru/

Фәнис Мөсәгыйтов “Таяну ноктасы” тапшыруы кунагы (18.08.2020)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов “Таяну ноктасы” тапшыруы кунагы! (18.08.2020)

Котлыйбыз!

Бүген, 20 нче августта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ГАЛИУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ӘНВӘР кызының туган көне!!! Кадерле Гүзәл Әнвәровна, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Ачык сәхнә мизгелләре (“Манзара”, 10.08.2020)

АЧЫК СӘХНӘ мизгелләре (“Манзара”, 10.08.2020)