Яңалыклар
Тинчурин театры Сезне сезон дәвамында, яратып өлгергән спектакльләр белән бергә, яңадан-яңа премьералар белән дә куандырачак. Тинчурин театры ишекләре Сезнең өчен һәрвакыт ачык! Рәхим итегез!!! #ОчрашуурыныТинчуринтеатры Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/
Театр сезон ачылышына әзер! (“Яшьләр тукталышы”, 22.08.2020)
Тинчуринлылар татар театрлары арасыннан беренчеләрдән булып яңа сезонны ачып җибәрде. 20 август көнне театр сәхнәсендә «Карурман» спектакле уйналды. Пандемиягә кадәр куелган спектакльдән аермалы буларак, бу юлы тамашачылар премьераны битлекләрдән карадылар. Шулай ук тамашачылар саны 200гә кадәр кыскартылган иде, барысының да температурасын үлчәп, кулларына антисептик салып керттеләр. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, спектакль пандемиягә кадәр ике…
25 нче август, Яңа Савин районында урнашкан Гаврилов урамы 30 нчы йортның ишегалдында,Тинчурин театры артистлары #UENFEST балалар уеннары фестивалендә катнашты. Илфак Хафизов һәм Альбина Гашигуллина балалар белән “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Тимербай” һ.б. кызыклы уеннар уйнады.
Термометр, антисептик, битлек, дәртләнеп уйнаган оркестр тавышы – театрга сусаган тамашачыны тинчуринлылар әнә шулай каршы алды. 20 августта беренчеләрдән булып «Карурман» спектакле белән яңа сезонны нәкъ менә алар ачты. Ярты залга уйнау ничегрәк икән соң? Озын тәнәфес артистларга тәэсир иткәнме? Без шуларны белештек. Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың «Карурман» спектакленең премьерасы мартта булган иде һәм…
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры билет сатучы вазыйфасына эшкә чакыра. Уңайлы эш графигы. Тулырак мәгълүматны 236-66-96 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин. Рәхим итегез!
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 87 нче яңа театраль сезон ачылды! (“Яңалыклар”, 24.08.2020)
25 нче августта, Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел. Күренекле әдипнең театрыбызда төрле елларда «Нигез ташлары», «Үзебез сайлаган язмыш», «Кырларым-тугайларым», «Без бит авыл малае», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Алай түгел, болай ул», «Төш», «Ак тәүбә, кара тәүбә» һ.б. күп кенә әсәрләре куелды. Шул уңайдан, театрыбыз музеенда Туфан Миңнуллин белән күпьеллык иҗади дуслыкка…
«Карурман»ның премьерасы яз көне булды, пандемия булу сәбәпле театрлар ябылгач, ике тапкыр гына сәхнәгә куелып өлгергән. Л.Янсуар һәм Р.Гарипова тудырган бу әсәр беренче чиратта кешелек кыйммәтләре турындадыр. Фэнтези жанрында куелган бу спектакль һичшиксез карауга лаек. Һәрбер спектакль дә үзенә шундук алып кереп китми, «Карурман»ның беренче күренешләре үк үзенә җәлеп итә, антракт вакыты җиткәне сизелми дә…
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов “Манзара” тапшыруы кунагы! 🎭Сезон ачылышы, премьералар, яңа проектлар һәм сез яраткан спектакльләр🎭 (19.08.2020)