Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МАМАДЫШ ШӘҺӘРЕ ТАМАШАЧЫСЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» ПРЕМЬЕРАСЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Язның беренче көнендә, 1 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мамадыш шәһәре тамашачысына “Син бит минем бергенәм” премьерасын тәкъдим итте. Спектакль Исламия ханым Мәхмүтованың күркәм юбилее уңаеннан күрсәтелде. Мамадыш шәһәре башлыгы Анатолий Петрович Иванов, мәдәният бүлеге башлыгы Степан Петрович Спиридонов һәм зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик…

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ!!!

Тинчурин театры үзенең иң яхшы спектакльләре белән сезнең шәһәр-районда!!! Көтеп калабыз!!! 1 март – Мамадыш шәһәре – “Син бит минем бергенәм” 5 март – Әлки районы Базарлы Матак авылы – “Син бит минем бергенәм” 12 март – Питрәч районы – “Төш” 19 март – Яшел Үзән шәһәре – “Син бит минем бергенәм” (“Горький” Мәдәният йорты,…

Ял мизгелләре турында “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында (25.02.19)

25 нче февраль “Кояшлы” ял базасында булып узган күңелле ял мизгелләре белән уртаклашып үтәсебез килә. Бездән ташып торган яхшы кәеф, энергия сезнең кичләрегезне тагын да ямьләндерер!!! Спектакльләребез рухи азык булып, күңелләрегезне тагын да нурландырыр.

КҮҢЕЛЛЕ ЯЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ!!!

Күңелле ял мизгелләре!!!

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 25 февральдә, Татарстанның атказанган артисткасы ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ ЗАҺИТ кызының туган көне. Хөрмәтле Люция Заһитовна, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ТИНЧУРИНЛЫЛАР “КОЯШЛЫ” ЯЛ ИТҮ БАЗАСЫНДА БӘЙРӘМ ЧАРАСЫ УЗДЫРДЫ

25 нче февраль Театр елы һәм 23 нче февраль, 8 нче март бәйрәмнәре уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры администрациясе һәм профком рәисе, әгъзалары театр артистлары һәм хезмәткәрләре өчен “Кояшлы” ял базасында күңелле ял итү чарасы уздырды. Коллектив чаңгыда, тимераякта һ.б. уеннарда көч сынашып, бүләкләргә лаек булды, шашлык, кайнар коймаклардан авыз итеп…

ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!

Кадерле ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар, иртәгесе көнгә ышаныч, оптимистик рух телибез! Илебезнең күк йөзе аяз, дөньялар тыныч булсын!
Бәйрәм көнен безнең белән үткәрегез!!!

ГҮЗӘЛ ГАЛИУЛЛИНА «МАНЗАРА» ТАПШЫРУЫ КУНАГЫ (20.02.19)

Хәерле иртә!!! Дуслар!!! Яңа иртәне безнең белән башласагыз көнегез уңышлы үтәчәк. Яллар да сизелми килеп җитәр!!!

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «БАШМАГЫМ» СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫНА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «БАШМАГЫМ» СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫНА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН «ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ» СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТТЕ

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН «ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ» СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТТЕ