Новости

Татар театрының 115 еллыгы белән! 22.12.2021
Татар театрының 115 еллыгы белән!

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры барлык театр сәнгатен сөючеләрне татар театрының 115 еллыгы белән тәбрик итә. 1906 елның 22 декабрендә Казанда ачык рәвештә беренче татар спектакле куела. Шуңа бу көн татар театрының рәсми туган көне булып санала. Тинчурин театры коллективына бу көн аеруча истәлекле һәм кадерле. Исеме театрыбызга бирелгән актер һәм…

Читать
КОТЛЫЙБЫЗ! 22.12.2021
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 22 нче декабрьдә, Татарстанның атказанган артисткасы НӘҮМӘТОВА ГӨЛНАЗ ШӘҮКӘТ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Гөлназ Шәүкәтовна, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
Тинчурин театры Казанның мәдәни институтлары белән уртак проектлар сериясен башлап җибәрде 20.12.2021
Тинчурин театры Казанның мәдәни институтлары белән уртак проектлар сериясен башлап җибәрде

18 декабрь Кәрим Тинчурин театрында Казан «Юлбасма» нәшриятының балалар өчен «Балачак дөньясы» исемле ноталар җыентыгының тәкъдире узды. Җыентыкны тәкъдир итү – Тинчурин театрының һәм шәһәр мәдәни институтларының беренче уртак проекты. Тинчурин театры үз миссиясен киң даирә кулланучылар өчен мирас булдыруда һәм җирле авторларга, башкаручыларга, нәширләргә ярдәм итүдә күрә. Җыентык күренекле татар язучысы һәм шагыйрь Җәвад…

Читать
Тинчурин театры Арча педагогика көллиятендә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте 17.12.2021
Тинчурин театры Арча педагогика көллиятендә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте

Тинчурин театрының «Гомер буе сине көтәм» спектаклен Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең студентларына күрсәтү Татарстандагы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясау кысаларында оештырылды. Спектакль 16 декабрьдә күрсәтелде. “Гомер буе сине көтәм” тамашасы зур уңыш белән узды. Елый-елый спектакль караган студентлар артистларны алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торды. «Гомер буе сине көтәм» спектакле…

Читать
КОТЛЫЙБЫЗ! 17.12.2021
КОТЛЫЙБЫЗ!

  Бүген, 17 нче декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ФӘТХРАХМАНОВ АЙДАР РАМИЛ улының туган көне!!! Хөрмәтле Айдар Рамилевич, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
КОТЛЫЙБЫЗ! 17.12.2021
КОТЛЫЙБЫЗ!

  Бүген, 17 нче декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәре ГАЛИЕВА ИСЛАМИЯ ИСМӘГЫЙЛЬ кызының туган көне! Хөрмәтле Исламия Исмәгыйлевна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать
Кәрим Тинчурин театры каршында, Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә, опера лабораториясе эшли башлый 16.12.2021
Кәрим Тинчурин театры каршында, Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә, опера лабораториясе эшли башлый

Беренче лаборатория төрки халыкларның борынгы хатын-кыз алиһәсе исеме белән «Умай» дип аталачак. Лабораториянең максаты – татар телендә өч бер пәрдәле камера операсы булдыру. Лабораториянең темалары – татар хатын-кызы һәм мәгариф, хатын-кызның үз өстендә эшләве, хатын-кыз һәм татар язуы реформалары, тарихи җәрәхәтләргә дучар булган хатын-кыз язмышы. Лабораториядә катнашу өчен хатын-кыз композиторлар, рәссамнар һәм либретто авторларыннан гаризалар…

Читать
КОТЛЫЙБЫЗ! 16.12.2021
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген, 16 нчы декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының режиссер ярдәмчесе НИЗАМОВА ВЕНЕРА РӘФИС кызының туган көне! Хөрмәтле Венера Рәфисовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Читать
Тинчурин театрында Нуретдин Нәҗмиевның юбилеен билгеләп үттеләр 15.12.2021
Тинчурин театрында Нуретдин Нәҗмиевның юбилеен билгеләп үттеләр

14 нче декабрь, 18:30 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 75 яшь тулу уңаеннан “Гомер буе сине көтәм” бенефис-спектаклен тәкъдим итте. Юбилей кичәсе котлау сүзләре белән башланып китте. Кичәне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов алып барды. Беренче булып ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлап,…

Читать
Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов 172нче мәктәптә-мастер класс үткәрде 13.12.2021
Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов 172нче мәктәптә-мастер класс үткәрде

К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов сәламәтлекләре чикле балалар укучы 172нче мәктәптә ораторлык осталыгына багышланган мастер-класс уздырды. Укучылар белән очрашу инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылды. Мастер-класста 50дән артык укучы катнашты. Тинчурин театры хәйрия чараларында актив катнаша. 172нче мәктәптә күрмәүче һәм начар күрүче балалар укый. Актер укучыларга сөйләү осталыгы һәм үзенчәлекләре турында…

Читать