Яңалыклар
19 нчы август, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның элеккеге баш рәссамы Петр Александр улы Баландинның туган көне. Әгәр исән булса, аңа бүген 95 яшь тулган булыр иде. П.А. Баландин 1925 нче елда Балык Бистәсе районының Бәтке авылында туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1950-1985 нче елларда театрның баш рәссамы вазыйфасын башкара. 30 елдан артык иҗат…
Ниһаять, сагынып көткән мизгелләр җитә! 20 нче август театрыбыз 87 нче яңа сезонын ача! Димәк, сезнең белән очрашырга 1 көн калып бара. Яраткан тамашачыбыз! Яңа хисләр, яңа тәэсирләр белән истә калачак Яңа сезонга бергә атлыйк!!! #ОчрашуурыныТинчуринтеатры Барлык саклану чаралары да күрелә. Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru
Бүген, 18 нче августта, Татарстанның атказанган артисты, драматург ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ ТИМЕРГАЛИ улының туган көне!!! Хөрмәтле Шамил Тимергалиевич, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам телибез!
Бүген, 18 нче августта, Татарстанның атказанган артисты, драматург ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ ТИМЕРГАЛИ улының туган көне!!! Хөрмәтле Шамил Тимергалиевич, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам телибез!
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! 18 нче августка билгеләнгән «Алай түгел, болай ул» спектакле, техник сәбәпләргә бәйле рәвештә, «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» спектакле белән алыштырыла. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! Өстәмә мәгълүмат алу өчен касса телефоны: 8 (843) 238-56-17
20 нче август К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 87 нче театраль сезонын ача! 20-21 АВГУСТ “КАРУРМАН”, 18:30 Рәхим итегез! “Урман синең белән төшләр аша сөйләшә” Барлык саклану чаралары да күрелә. Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru
Бүген, 16 нчы августта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ЧАБАТОВА РОЗАЛИЯ ВӘЛИӘХМӘТ кызының, хисапчы ЛАБУТИНА НАТАЛЬЯ СЕРГЕЕВНАның, техник хезмәткәр ГАЗИЗОВА РЕЗЕДӘ ГАБДУЛЛА кызының туган көннәре! Хөрмәтле хезмәткәрләребез! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка…
Дуслар! Ә сез “Карурман” ны сагындыгызмы?! 20-21 нче август, 18:30 сәгатьтә, Тинчурин театрында көтеп калабыз!!! Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru “Карурман” спектакленең авторлары – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова “Яшьләр тукталышы” тапшыруында кунакта!
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! 13, 14, 15 нче августка билгеләнгән спектакльләр, һава торышы бозылу сәбәпле, 17, 18, 19 нчы августка күчерелә. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! Өстәмә мәгълүмат алу өчен касса телефоны: 8 (843) 238-56-17
Тинчурин театры пандемия башланганнан соң беренче мәртәбә тамаша күрсәтте. Ул ачык һавада, театрның ишегалдында узды, тамашачы бармакча һәм битлек киеп тамаша кылды. Бу шартларда артистлар үзләрен гастрольдә кебек хис итсә, тамашачы театрга бик сусадык дип сөйләде. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан башлап ун көн буена ачык һавада спектакльләр күрсәтә….