90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Нәүрүз – 2023” фестивале уңаеннан ЗУР АКЦИЯ, 50% лы ташлама!!!

Тинчурин театры төрки халыкларның XVI Халыкара “НӘҮРҮЗ” театр фестивале уңаеннан ЗУР АКЦИЯ әзерләде. 30-31 майда, ике көн дәвамында, театрның рәсми сайтыннан tinchurinteatr.ru НАУРУЗ промокоды буенча 6-10 июньдә стационарда (театрның үзендә) булачак спектакльләргә 6 рәттән кала барлык урыннарга билетларны иртәнге 30 майда 8 дән икенче көнннең кичке 8 енә кадәр 50% ташлама белән алырга мөмкин!
Билет алу:
1. “Афишалар һәм билетлар” бүлегендә үзегезгә ошаган спектакльне сайлагыз.
2. Зал схемасындагы урыннарыгызны билгеләгез һәм “заказ бирергә” төймәсенә басыгыз.
3. Махсус кәрзингә НАУРУЗ промокодын кертегез һәм “кулланырга” төймәсенә басыгыз. Билет бәясе үзгәрәчәк. 50% ташлама белән яңадан исәпләнәчәк.
4. Исем, фамилия һәм e-mail кертегез.
5. Банк картасы мәгълүматларын тутырыгыз һәм “түләргә” төймәсенә басыгыз.
6. Акция “Нәүрүз” фестивале кысаларында булган 6 нчы рәттәге урыннардан башка 6-10 июньдә булачак 5 спектакльгә карый. Ташламалы билетларны бары тик театрның рәсми сайтында гына сатып алырга мөмкин tinchurinteatr.ru. Акция буенча сатып алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия.