Новости
)
Аңа дуслары яратып «Шәмсиеч» дип дәшә. Курайда уйный, акчалар тарихы белән кызыксына. Татарстанның атказанган артисты Ренат Габдрахман улы Шәмсетдинов тагын ниләр белән мавыга? Үзе һәм аның хатыны, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән сөйләштек. – Ренат абый, сез ничә ел сәхнәдә инде? – 30 ел. 1991нче елның 10нчы мартында Кәрим Тинчурин театрына эшкә килдем. Безне карап…
)
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы кунагы! (“Хәерле көн, Татарстан!”, 22.09.2021)
)
Бүген, 27 нче сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының бутафор цехы мөдире ВАҺАПОВА АЙГӨЛ ФӘРИТ кызының туган көне! Хөрмәтле Айгөл Фәритовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!
)
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, зур театраль бәйрәмгә әйләнгән фестивалебез төгәлләнү уңаеннан, “Түгәрәк өстәл” узды. Чарада театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мәдәният министрлыгы белгече Айрат Фәйзрахманов, тәнкыйтьчеләрдән – Анастасия Ефремова, Владимир Кантор, Александр Платунов, Венгриядән килгән иҗатташ…
)
Буа дәүләт драма театры Кәрим Тинчурин фестивалендә Искәндәр Сиражи әсәре буенча куелган “Тәүбә” драмасы белән катнашты. Тәүбә кылу, гафу итү, өмет турындагы әлеге спектакль белән Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале ябылды.
)
Бүген, 26 нчы сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәре ГАРИПОВА РАЗЫЯ БӘЙРӘМХАН кызының туган көне! Хөрмәтле Разыя Бәйрәмхановна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!
)
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Фестиваль кысаларында, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов поэзиясе буенча куелган “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Берәүне дә битараф калдырмаган әлеге спектакль алдыннан ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тамашачылар алдында күренекле шагыйрь хакындагы хәтирәләрен яңартты.
)
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Кәрим Тинчурин фестивалендә Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Микулай” монодрамасы белән катнашты. Авылда япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер көнен сүрәтләгән әлеге спектакль тамашачыларның да, танылган театр белгечләренең дә уңай бәясен алды.
)
Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, театр музеенда – артистлар, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашында драматурглар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән кызыклы һәм эчтәлекле очрашулар үтте. Тематик очрашуларның берсендә “Ап-арт” Иҗат берләшмәсе директоры, дәүләтнеке булмаган театрлар арасындагы “Рождественский парад” фестиваленең экспертлар советы рәисе, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең номинация советы әгъзасы…
)
Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, театр музеенда, театр белгече, тәнкыйтьче, Олег Ефремов “ПостЕфремовское пространство” театр фестивале президенты Анастасия Ефремова белән “Выживание театра в условиях пандемии” дигән темага очрашу да күтәренке рухта үтте.