Новости

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Галәм.Әгъләм”! 13.09.2021
Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Галәм.Әгъләм”!

Хөрмәтле тамашачылар! 19 нчы сентябрь, 17.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Мөдәррис Әгъләм поэзиясе буенча “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Туфан Имаметдинов. Яшь чикләве – 18+ Татар халкы өчен Шагыйрьләр зур хөрмәткә ия. Милли аңыбыз һәм…

Читать
Безнекеләр булдыра! 13.09.2021
Безнекеләр булдыра!

Дуслар! Күптән түгел Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале үтте. Быел Фестивальнең кызыл келәменнән театрыбызның күп кенә артистлары һәм хезмәткәрләре – Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева; М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов; бихисап фильмнарның кастинг директоры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов; “Без – 41 нче ел балалалары” фильмында төшкән Татарстанның халык артистлары…

Читать
Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез… 12.09.2021
Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 12 нче сентябрьдә, ТАССРның атказанган артисткасы Латыйпова Назлыгөл Котдус кызының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 97 яшь тулган булыр иде… Назлыгөл Латыйпова 1924 нче елның 12 нче сентябрендә Әтнә районы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Театрыбызда 1959-1979 нчы елларда хезмәт куя һәм Галиябану (М.Фәйзи “Галиябану”), Нәсимә (Ш.Камал “Хаҗи әфәнде өйләнә”), Шаһидә (Н.Әсәнбаев “Күктән төшкән…

Читать
Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Микулай”! 12.09.2021
Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Микулай”!

Хөрмәтле тамашачылар! 19 нчы сентябрь, 16.00 сәгатьтә, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үз бинасында, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Мансур Гыйләҗевның “Микулай” спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Ренат Әюпов. Яшь чикләве – 12+ Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап,…

Читать
Котлыйбыз! 12.09.2021
Котлыйбыз!

Бүген, 12 нче сентябрьдә, Татарстанның атказанган артисткасы МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ ХӘЛИЛ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Лилия Хәлиловна, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Читать
Һаҗәр Шәкүрова каберенә таш ачылды! 11.09.2021
Һаҗәр Шәкүрова каберенә таш ачылды!

Кичә Казанның Самосырово янындагы мөселман зиратында татар театры тарихында якты эз калдырган Татарстанның халык артисткасы Һаҗәр Шәкүрова каберенә таш куелды. Чарада күренекле артисткабызны хезмәттәшләре искә алды, аның рухына бергәләп дога кылды, каберенә чәчәкләр салды.    

Читать
“Татарча диктант ЯЗ” 11.09.2021
“Татарча диктант ЯЗ”

Бүген ТР Театр әһелләре берлегендә татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан тормышка ашырылган “Татарча диктант ЯЗ” проекты узды. Республика театры артистлары белән бергә, театрыбызның гүзәл талантлары – Резедә Сәләхова, Диләрә Фәттахова һәм Ландыш Ибәтуллиналар да диктант язды.

Читать
Котлыйбыз! 10.09.2021
Котлыйбыз!

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка театрыбызның баш режиссеры итеп Туфан Имаметдиновны тәкъдим итте! Туфан Риф улын яңа вазыйфасы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез!

Читать
Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды! 10.09.2021
Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды!

Бүген Казанның Самосырово янындагы мөселман зиратында бар гомерен татар театрына багышлаган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова каберенә таш ачылды. Чарада мәшһүр артисткабызны Тинчурин театры коллективы, кызлары, туганнары, якыннары, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре, журналистлар катнашты. Исламия ханым рухына Коръән аятьләре укылды. Хезмәттәшләре, дуслары, якташлары легендар артистка турындагы хатирәләре белән уртаклашты, каберенә чәчәкләр…

Читать
Фәнис Мөсәгыйтов “Татарстан радиосы”нда кунакта! 10.09.2021
Фәнис Мөсәгыйтов “Татарстан радиосы”нда кунакта!

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Татарстан дулкынында” тапшыруында тиздән булачак “К.Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале” турында сөйләде. Дуслар! Тапшыруны 11 нче сентябрь, 13:40 сәгатьтә, тыңларга онытмагыз! (Казан 99,2 FM). Тапшыруны шулай ук интернет аша онлайн тыңларга да мөмкин!

Читать